Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Лениногорскиның Үзәк балалар китапханәсендә иҗади очрашу узды (фотолар)

27 ноябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә Лениногорск районы, Яңа Серёжкино авылында яшәп иҗат итүче җирле чуаш шагыйрәсе Саушкина Антанида Александровна белән   «Ватанга мәхәббәт белән» дип исемләнгән иҗади очрашу узды.

  Очрашуның максаты - язучының иҗаты, кече Ватаны - Яңа Сережкино авылы белән танышу. Очрашуда Лениногорск районында яшәүче халыклар арасындагы мөнәсәбәтләр турында сүз барды. Чарада – чуашлар милләте, Яңа Сережкино авылында яшәүче чуаш халкы тарихы, аның үзенчәлекле сәнгатенә аерым игътибар бирелде. «Шуран-хуран» ансамбле башкаруындагы  җырлар, укучылар һәм шагыйрәнең үзе укыган шигырьләре барысының да күңелләренә хуш килде.  Милли киемнәр кигән кечкенә укучылар язучының  чуаш, мордва, татар, рус телләрендә «Туган авылга багышлау» дигән шигырен укыдылар.

Балалар шагыйрәгә  кызыксындырган сорауларын бирделәр, сандыктагы Смольковлар гаиләсенең кул эшләре белән таныштылар. Шулай ук «Чуаш язучылары - балаларга» дигән китап күргәзмәсе оештырылды, анда чуваш халкы, Яңа Сержкино  авылы турында мәгълүмат тупланган иде.  Мондый чаралар яшь буынга үз җиреңне яратырга, башка милләт кешеләрен хөрмәт итәргә, районыбызда яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм әдәбияты белән танышырга ярдәм итә. Нәкъ менә барлык милләтләрнең мәдәнияте, әдәбияте, теле, гореф-гадәтләре аша без рухи яктан баейбыз һәм дуслыкны саклыйбыз. 

Китапханәче Ләйсән Галимова

фото: Ләйсән Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев