Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Лениногорскиның 11нче гимназиясендә туган тел атналыгына багышланган кичә узды (фотолар)

27 февраль көнне 11 нче гимназиядә "И,газиз туган телем-сабый чакның раушан гөле" дип аталган туган тел атналыгын йомгаклау кичәсе булды. Кичәгә төбәгебезнең танылган язучылары Таһир Шәмсуаров, Мәһәрша Вәлиулова, Әлфия Сөләйманова, композитор, җырчы Каюм Шәрәпов килгән иделәр. Алар узләре язган шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар. Ә башлангыч мәктәп укучылары укытучылары белән берлектә...

27 февраль көнне 11 нче гимназиядә "И,газиз туган телем-сабый чакның раушан гөле" дип аталган туган тел атналыгын йомгаклау кичәсе булды.

Кичәгә төбәгебезнең танылган язучылары Таһир Шәмсуаров, Мәһәрша Вәлиулова, Әлфия Сөләйманова, композитор, җырчы Каюм Шәрәпов килгән иделәр. Алар узләре язган шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар. Ә башлангыч мәктәп укучылары укытучылары белән берлектә Рәмзия Габделхакова, Людмила Аланлы, Әнәс Исхаков, Резидә Вәлиева, Гакил Сәгыйров, Мәхмүт Газизов, Дамир Гарифуллинның биографиясен һәм шигырьләрен сөйләделәр.

Чкалов мәктәбеннән килгән Камилә Хамидуллинаның чыгышы бик ошады (укытучысы Резидә Хәйретдинова). Балаларның күңелләрендә бу очрашу озак сакланыр дигән өметтә яшибез. Әле болай матур итеп шигырь укучылар бик күп булыр.Язучылар гына кимемәсен!

Зөмәрә Шәрәпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев