Заман сулышы

Людмила Аланлыдан авыл турында шәп кенә шигырь

Людмила Аланлыдан авыл турында шигырь. Сез дә укыгыз әле.

"БЕСПЫЛАТНЫЙ" АВЫЛ
Авылда бит бәрәңгесе ,,бушка",
Кишер, суган ,,җиңел" бирелә,
Сөт,каймагы күпләп агып тора,
Бар нәрсә бар авыл җирендә,
Дип сөйлиләр шәһәр өендә...

...Мең тир түгеп җирне сөрә алсаң,
Иренмичә генә эшкәртсәң,
Тырмаласаң,чәчсәң, сулар сипсәң,
Сирәкләсәң, кертсәң ашлама,
Көзен урып-җыю башлана:
,,Беспылатно" килә бәрәңгесе,
Сөте,мае,катык,каймагы...

...Ләкин беркайчан да шәһәр халкы
Фатирларын ташлап кайтмады.
Шәһәрдә ятты,
Бөтен нәрсә ,,беспылатный" диеп,
Төяп китте һәм авылны ихлас мактады.

Людмила Аланлы.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: