Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Мөэмин-Каратайда малайлар-кызлар бергәләшеп туп тибә (ФОТОЛАР)

Мәктәпләрдә уку елы тәмамлану белән авылларга, шау-гөр килеп, әби-бабайларның балдан татлы оныклары кайтып төшә. Мөэмин-Каратай урамнарында да балалар ишәя.



 Менә шул өч айлык озын каникул чорында без каладан кайткан укучыларны китапханәгә тартабыз, табигать кочагында әдәби укулар уздырабыз, төрле кызыклы чаралар оештырабыз. Мәдәният хезмәткәрләре белән бергә әле менә яңа гына уку яшендәге яшь буын белән футбол турниры үткәрдек. Көндезге унда башланды безнең туп тибү уены. Малайлар гына түгел, кызлар да бик ярата футболны. Аделина Сәлахова, Айлинә Шәйхетдинова, Сөмбел Рахманова, Рамилә Гыймаева дә малайлардан калышмаганлыкны дәлилләде.


Нигездә, яшь футболчылар ике төркемгә бүленде. Рүзәл Җиһаншин “Спартак”, ә Венер Хәйретдинов исә “Рубин” капитаннары итеп юкка гына сайланмады. Әти-әниләре, әби-бабалары исә әлбәттә уенчыларга көч биреп торды. Уч төпләре кызарганчы кул чапты җанатарлар, мактау сүзләрен дә кызганмады. Өч өлештән торган туп тибү уены сизелмичә дә үтеп китте. 6:3 исәбе белән “Спартак” командасы өстен чыкты. Аеруча Рүзәл Җиһаншин, Илһам Җиһаншин, Динар Ситдыйков, Илназ Хәкимов, Ралиф Җиһаншин үзләрен өметле, яшь футболчылар итеп таныттылар.
     
Футбол турниры шаулап-гөрләп тәмле-томнардан авыз итү, чәй эчү белән тәмамланды.


Таһир Шәмсуаров

Фотолар: авыл җирлегеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X