Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Мичурин әбиләре оныклары белән китап-шоу үткәрде

Мичурин авылы балалар бакчасында китапханәче Сания Вахитова бакчаның тәрбиячесе Диана Фролова белән берлектә «Китап-шоу: күп укый торган әбиләр, кызыксынучан оныклар» интеллектуаль уен үткәрде

Бәйрәмгә җиде әби килде. Башта алар хөрмәтенә балалар җырлар җырлады, шигырьләр сөйләде. Аннан һәрбер әби үзен һәм оныгын тәкъдим итте. Әбиләргә сораулар биреп, элеккеге көнкүреш предметларының исемнәрен искә төшерделәр.
Алып баручылар оныкларны да сынап карады: оныкларның әбиләрен ни дәрәҗәдә якыннан белүләре ачыкланды. Алар әбиләренең яраткан ризыгын, гадәтен әйтте, күзне бәйләгән килеш, куллардан таныды. «Модельерлар» конкурсында кечкенәләр күлмәк рәсемнәрен буяды, әбиләр
исә «Золушка» конкурсында ярмаларны аерды.
«Әкиятне таны» конкурсында зурлар әкият укыды, балалар әкиятнең исемнәрен әйтте.
«Ягымлы нурлар» конкурсында әбиләр оныклар белән бергә эшләде. Һәрбер пар кояш нурлары ясап, ул нурларга изге теләкләр язды.

Соңыннан бергәләшеп тәмле итеп чәй эчтеләр.
Фотолар китапханәдән алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев