Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Мичурин китапханәсенннән балаларның китәсе килми

Мичурин китапханәсендә “Кыш бабайның почта сумкасы” дигән чара узды. Бу хакта безгә китапханәче Сания Вахитова хәбәр итә.


Китапханәгә килгән балалар белән Яңа ел бәйрәмнәре, каникул турында сөйләшкәннән соң, китапханәче аларга Кыш бабайның махсус балалар өчен калдырылган сумкасы турында хәбәр итә һәм бергәләп сумканы карыйк, ди.


Сумка эчендә татлы бүләкләр генә түгел, анда төрле әдәби китаплар да була.


Яшь китап укучылар Кыш турында табышмаклар чишәләр, әкиятләрнең исемнәрен белделәр, яңа әдәби геройлар белән таныштылар.


Кызыклы конкурста да катнаштылар.


Соңыннан җиңүчеләргә бүләкләр, ә калганнарга Кыш бабай сумкасыннан татлы призлар тапшырылды.

Фотолар: Сания Вахитова


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев