Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Мин артык чисный кеше (Юмореска)

Үз гомеремдә кеше әйберенә тотынганым булмады. Яшерен- батырын түгел, башкалар кесәсенә салып булса да онын, ярмасын, шикәрен ташый. Ә мин артык чисный кеше. Илле яшемә җитеп, ашханәдәге бер сынык ипигә дә, сыңар калакка да кагылганым булмады.

Шул хакта уйлый-уйлый, ике литр сөтне сумкама шудырттым. Шудыртмас идем дә, ияләшкән гадәтем бар шул ... Чәйне сөтсез эчә алмыйм мин. Ачуым килмәгәе, кичә сөт ташучы машина да килмәде. Ичмасам, авылыбызда сөт сатып алыр кешесе генә дә калмады бит! Хәзер мал-туар асраш юк, культур-мультур яшибез. Сыерларның мөгерәгәнен телевизордан тыңласаң гына.

Кибет дигәннәре дә ерак, сөт алыр өчен генә анда хәтле өстерәлеп төшәсем килмәде. И-и, әле дә ерак диген. Авыл башындагы "Копейка супермаркетына керсәңме ?! Анда эләксәң, бөтенләй ыштансыз каласың. Әле бер әйбергә күз төшә, әле күңел ни дә булса кирәксенә башлый. Вәт, шулай, малакаем, расхут чыгарып тормый гына, мин дә сөт чәлдердем диеп сөенгән идем ...

Җаныйкайларым, мин сезгә әйтим, сөтем юл буе агып кайткан. И, Ходаем, казна ашы ашаган казалы булган, диюләре шулмы әллә? Сөте җәл түгел лә, анысы хөкүмәтнеке. Чын тиредән тегелгән яңа букчам харап булды. Аны кочаклап рәхәтләнеп бер утырып еладым. Еламаслык та тёгел, ике мең тәңкәгә сатып алган идем бит мин аны. «Пенсиягә чыгар вакытым җитә, ни гомер, үземә затлы сумка да алганым юк», - дия-дия, тешемне кыса-кыса, күзләремне йома-йома, алган идем шул. Сатучыны әйтим тагын, чукынчык, бер тиен дә ыскидка ясамады. «Аның хакы биш мең тора, болай да үз бәясеннән арзанракка бирәм, шуңа рәхмәт әйт", - диеп әллә алдады, әллә алданды шунда.

Каһәр төшкән нәрсә! Аллакаем гына диген, сумкамның бөтен җиреннән сөт исе аңкыпмы-аңкый! Җитмәсә, әчегән сөт исе килә.

Буласы булган инде, бур булдым - хур булдым. Калган сөтемне җыеп газ плитәсенә утырттым да, эремчек ясарга уйладым. Газ яндырып кайнатып җәфаланасы да калмаган. Ул эремчекнең әчелекләре, һич авызга кабарлык түгел менә, әрем дигәнең бер читтә торсын.

Казна ашын ташлап булмый бит инде! Уйлап-нитеп тормадым, тоттым да, сукрана-сукрана, тавыкларыма чыгарып салдым. Ә иртән ... иртән чыккан җиремә ... Әллә аларга да хәрам ризык килешмәгән, күз карасы кебек саклаган өч тавыгым өч якта тәгәрәп ята.

Әй, булмый инде булмагач ..

Зилә Мөдәррисова.

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев