Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Минем уңган бабам

Минем бабамның исеме – Әгдәс, фамилиясе – Мостафин.  Ул 1951  елның 24 декабрендә Сарабиккол авылында туган. 


   

 


Бабам гомере  буе “Урал” колхозында тракторчы, комбайнчы булып эшләгән. Аның сызган буразналарын үлчәсәң, миллионнарча километрга сузылыр, ә  комбайн белән,  таңнан торып, урган-суккан ашлыгы миллионлаган тоннага җитәр иде. 


Әгдәс бабам әбием Флюра белән бергә дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Шуларның берсе – минем әтием Альберт. Ул гаилә традициясен дәвам итә. “Сатурн-Урал” җәмгыятендә тракторчы булып эшли. 
   

Минем бабам хәзер лаеклы ялда. Шулай булса да, ул бер дә тик тормый. Бабам бик уңган. Маллар карый, буш вакыты булганда балыкка йөрергә ярата. Аның тагын яраткан шөгыле бар: бабам тегү машинасында бик оста тегә.  Безгә бәяләйләр тегеп бирә, безнең кулларны җылытып тора. 

Мин бабамны бик яратам. Ул да безне ярата.

Айгизә Мостафина,
Сарабиккол мәктәбе,  2 сыйныф укучысы


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев