Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Рәхмәт сезгә, әбиләр

Түбән Чыршылы урта мәктәбе IV сыйныф укучыларының яраткан әниләре, әбиләре турында иншалары. Минем әбием дөньядагы иң матур , иң уңган әби. Ул тәмле ашлар пешерә, матур гөлләр үстерә. Кайчан килмә, өе һәрвакыт җыйган. Оныкларын тәрбияләргә дә булыша ул. Мине дә әни эштә чакта карап баккан. Рәйсә әбием дөньядагы иң- иң...

Түбән Чыршылы урта мәктәбе IV сыйныф укучыларының яраткан әниләре, әбиләре турында иншалары.


Минем әбием дөньядагы иң матур , иң уңган әби. Ул тәмле ашлар пешерә, матур гөлләр үстерә. Кайчан килмә, өе һәрвакыт җыйган. Оныкларын тәрбияләргә дә булыша ул. Мине дә әни эштә чакта карап баккан. Рәйсә әбием дөньядагы иң- иң оста алма пирогы пешерүчедер. Ник дисезме, чөнки аны ашасаң, телеңне дә йотарга мөмкин. Алмадан йөз дә бер ризык әзерли аладыр ул. Ул как дисеңме, компот, кайнатма, шарлотка, тагын әллә ниләр. Менә нинди ул минем әбием Рәйсә!
Илфат ШӘРИПОВ, оныгың.
Әбием Әнисә - дөньядагы иң уңган әби. Ул оста пешерүче дә, матур - матур , аллы- гөлле гөлләр үстерүче дә. Өебезгә ямь , нур өстәп торучы ул безнең. Безнең - оныкларының киңәшчесе, юатучысы да ул. Әнисә әбием дөньядагы иң- иң оста бәйләүче икәнен әле сез белмисездер дә. Ул бәйләгән оекбаш, бияләйләрнең йомшаклыгын белсәгез, ул крючоклаган әйберләрнең матурлыгын күрсәгез, шаккатырсыз. Инде мине дә бәйләү серләренә төшендерә башлады. Менә бит ул нинди минем әбием Әнисә!
Адилә ХӘСӘНШИНА, оныгың.
Әтиемнең әнисе - минем дәү әнием - Хәдичә әбием була. Ул сыер савучы булып эшләгән. Әгәр ул сауган сөтне бер урынга җыйсаң, зур диңгез булыр иде. Шул авыр хезмәте өчен ул күп бүләкләр алган. Бүген ул лаеклы ялда, ләкин аны ял итеп кенә ята дип уйлый күрмәгез. Әбекәем бик - бик уңган кеше. Өе курчак өе кебек. Токмач ашлары, гөбәдияләре телеңне йотарлык. Ә ул бәйләгән җылы оекбашларны кигән саен рәхмәт укыйм аңа.
Шигырьләрдә әйтелгәнчә , минем әби яшь әле, минем әби чип - чибәр. Сүз әниемнең әнисе - Энҗе әбием турында бара.Уңган-булган, бар эшкә дә йөгереп тора. Ул пешергән бәлешләрне, пирогларны барыбыз да мактый- мактый ашый. Әбигә кунакка барам да: " Әби, рәхәт тә инде синдә. Бөтен җирең матур итеп җыйган, тәмле коймак исе килә", - дим. Аннан диванга утырабыз да, син минем ничек укуым , тәртибем турында сораштырасың. Мин сине бик яратам.
Радик ГАРИПОВ, оныгың.
Әниләр күп төрле була: матурлары, яхшылары, уңганнары. Ә менә минем әни иң уңганы, иң классные, иң матуры. Ул бик тырыш, үҗәт, үзенекенә ирешүчән. Ник дисезме? Бик аз балаларның әнисе укып, права алган һәм машина йөртә ала. Шаклар катам: шулкадәр күп юл кагыйдәсен ничек ятлап бетерә алды икән? Их, мин дә аның кебек тырыш булсам икән лә ул!!
Улың Наил МӨХӘММӘТҖАНОВ.
И, яратам да инде мин Хәмидә әбиемне. Минем кебек яратучы да юктыр. Ә сәбәбе: ул мөлаем, ягымлы. Кайчан гына килеп керсәң дә , кырык эшен кырык якка ташлап хәлләремне сораша, йомшак куллары белән башымнан сыйпый, аркамнан сөя. Кай арада кайнар чәе, тәмле өчпочмагы әзер була. Ул укыган догаларны тыңлап, ул өйрәткән догаларны укып, минем һәрвакыт юлым уңа. Рәхмәт сиңа , әбием.
Радик ШӘМСЕТДИНОВ, оныгың.
Мин әниемне бик яратам. Ул мине тәмле ашлары, коймаклары белән сыйлый. Җылы, ягымлы карашы белән иркәли. Аның акыллы киңәшләре, назлы сүзләре күңелләремне күтәрә. Мин әниемнең йөзенә кызыллык китермәм, әдәпле , акыллы кыз булып үсәрмен дип ышандырам.
Кызың ЛӘЙСӘН.
Яратам мин Зөлфирә әбиемнәргә барырга. Килеп керү белән, аның ачык тавышы күңелләремне күтәреп җибәрә. Ул һәрвакыт мине йә тәмле кыстыбый, йә хуш исле өчпочмак пешереп каршы ала. Аннан гөлбакчаны хәтерләтүче бүлмәгә узабыз. Минем әби гөлләрнең ниндиләрен генә үстерми: зурларын да, чәчәклеләрен дә, беркемдә булмаганнары да бар. Зөлфирә әбием өйрәткән догаларны гел күңелемнән кабатлап йөрим. Бәлки, шуңа гел юлым уңадыр да инде. Рәхмәт сиңа, әбием.
Оныгың ӘЛФИНУР.
Әниләрен бөтен кеше дә ярата. Мин дә бик яратам. Ул иртә таңнан эшкә чыгып китә. Улым матур киенсен, тәмле ашасын, тырышып укысын, әдәпле, уңган малай булып үссен дип тырыша. Эшеннән кайткач, төрле - төрле тәмлүшкәләре белән сыйлый. Мин аңа бик рәхмәтлемен.
Улың ӘЛФИС.
Валя әбием мине ярата, ә мин аны. Әбиләргә менәм дә , ул башта кайнар чәе, тәмле- тәмле конфетлары белән сыйлый. Калын иттереп ипигә каймак ягып бирә. Ашаган ризыкларыңның сихәте тисен, ди. Аннан матур итеп кеткелди - кеткелди үзе белән булган хәлләрне сөйли. Кызык була тыңлавы! Рәхмәт сиңа , әбием.
Ә Нәкыя әбием - әниемнең әнисе Сугышлы авылында яши. Бездән читтә яшәсә дә, мин аны һәрвакыт сагынып искә алам. Безгә тагын кунакка килсен иде дә, нурлы йөзен балкытып өебезне тагын яктыртып җибәрсен иде дим. Үзе пешереп килгән тәм - томнар белән сыйлаганы өчен генә шулай яза дия күрмәгез. Һич юк. Әбекәем йомшак күңелле, итагатьле, ярдәмчел. Бәлки, шуңа да без аны бик яратабыздыр.
Оныгың ИНСАФ.
Минем Әминә әбием гомере буе фермада маллар караган. Бик күп мактаулы грамоталар, бүләкләр алган. Хәзер инде лаеклы ялда. Ул 3 малай һәм 1 кыз үстергән. Минем быел әбиемә 63 яшь тулды. Ул чигү чигә, безгә җылы оекбаш бәйли, без килүгә һәрвакыт тәмле ашлары пешкән була.
Оныгың Илсур БИКБАЕВ.
Мин әнине әни булганы өчен яратам. Безне тәмле ашатканы, матур киендергәне, өй эшләребезне эшләргә булышканы өчен яратам. Аңа безнең белән җиңел түгелдер. Әни, борчуларыбыз өчен гафу ит. Сәламәт яшә.
Улың Дамир ИСЛАМОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ђби