Сарабиккол үзешчәннәре Кирлегәчкә барды
Җомга көнне кич белән Сарабиккол артистлары Кирлегәчкә спектакль белән барды. Алар Мәҗит Шамхаловның “Кайнана” комедиясен күрсәтте.
“Кирлегәч” төркемендә Минзилә Вәлирахманова язуынча, Сарабиккол артистлары бик оста итеп спектакльне уйнаган.
“Безне ял иттергәннәре өчен бик зур рәхмәт күршеләргә. Аларга уңышлар теләп калабыз. Магиззянова Әлфия апа белән Әбелкәрәм абый артистларга тәмле итеп бәлеш пешереп килде. Аларга да рәхмәт”, дип язып куйган.
Минзилә Вәлирахманова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев