Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Сездән хатлар көтәбез

Соңгы арада газет укучылар активлашып китте. Узган елның октябрь-ноябрь аенда редакциябез почтасына килгән 292 хат моның ачык дәлиле. Күзәтү ясады: Люция Габитова Иң элек, вакыт табып, кулына каләм алырга иренмәгән укучыларыбызга чын күңелдән рәхмәт җиткерәбез. Алга таба да шулай актив булсагыз иде. Гадәттәгечә, активлар исемлегендә берүк каләм ияләре: Таһир Шәмсуаров,...

Соңгы арада газет укучылар активлашып китте. Узган елның октябрь-ноябрь аенда редакциябез почтасына килгән 292 хат моның ачык дәлиле.


Күзәтү ясады: Люция Габитова

Иң элек, вакыт табып, кулына каләм алырга иренмәгән укучыларыбызга чын күңелдән рәхмәт җиткерәбез. Алга таба да шулай актив булсагыз иде.
Гадәттәгечә, активлар исемлегендә берүк каләм ияләре: Таһир Шәмсуаров, Галия Шакирҗанова, Галия Рәхимова, Рәмзия Гәрәева, Тәслимә Рәфыйкова. Соңгы арада аларның рәтен Дамир Насыйбуллин, Фәридә Якупова, Светлана Әхмәтова, Сәрия Миргасыймова, Люция Закирова, Резидә Хәертдинова, Сәгадәт Мифтахова исемнәре тулыландырып җибәрде. Алар безнең уң кулыбыз кебек. Кайда нинди чара үткәрелә, вакытында хәбәр итеп, тиз арада язып та китерәләр. Каләмнәре дә күптән чарланган, мәкаләләре матур, аңлаешлы телдә язылган. Укырга рәхәт.
Тарихи язмалар, хәтер-хатирә рубрикасына хат юллаучы аерым хәбәрчеләр отрядыбыз бар. Болар - Наил Гыйльметдинов, Җәүдәт Хәлимов, Миңлегали Әхмәдиев. Аларның төбәгебез тарихы, данлыклы кешеләре хакында үтемле язмаларын укыгач, укучыларыбыздан еш кына җавап хатлары килә. Башкалар да алардан үрнәк алып, истәлекләре белән уртаклаша. Хәтта күрше районнардан да язучылар бар: Азнакайдан Галия Гәрәйшина, Бөгелмәдән Әлфия Сафина һәм башкалар.
Газетны тормыштан алынган кызыклы мәзәкләре белән баетып торган даими укучыбыз Рафик Шәяхмәтовка рәхмәт әйтәсе килә. Молодец, Рафик абый! Аның мәзәк хәлләрен газет укучыларыбыз бик яратып укый.
Сирәк кенә булса да язгалаучы - Шөгердән Гөлисә Гыймаева, Гөлназ Вилданова, Түбән Чыршылыдан Розалия Сафина, Минзилә Ялалтдинова, Венера Вафина, Керкәледән Сөгъдә Ямалтдинова, Рамилә Хәйретдинова, Тукмактан Роза Хәерова, Иске Иштирәктән Мөнирә Хаҗипова, Урмышлыдан Резидә Сәхабетдинованың язмалары да тел-теш тидерерлек түгел. Һәрбер мәкаләләре тирән эчтәлекле, гыйбрәтле, уйланырлык. Киләчәктә бу хәбәрчеләребез күбрәк языр дигән өмет бар.
Шәһәрдән дә редакциягә үз фикерләрен язып җибәрүчеләр шактый. Гөлнара Маликова, Минзилә Могыйнова, Шәфкать Сәлахов, Илсөя Ибраһимова - әнә шундыйлардан. Кайберләренең язмалары газет битләрендә беренче тапкыр гына күренсә дә, каләмнәре өметле аларның. Киләчәктә дә безнең газетка тугры калып, үз фикерләрен язарга курыкмасын иде әлеге хәбәрчеләребез.
Даими укучыларыбыз турында яза башлагач, оператив рәвештә кыска хәбәр табарга булышкан хәбәрчеләребезне әйтми үтү мөмкин түгел. Болар - Галия Әхмәтова, Тәслимә Рәфыйкова, Розалия Мифтахова, Мәдинә Мокыймова, Зөмәрә Шәрәпова, Шәрип Җамалиев, Булат Раупов, Рафаэль Әскаров. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле укучыларыбыз! Алга таба да кыю һәм актив булыгыз!
Газетны даими укып баручылар күргәндер, «Заман сулышы»нда «Сүз бирегез», «Алар бездән мәрхәмәтлерәк» кебек яңа рубрикалар ачылды. Кызганыч ки, бу теманы күтәреп алучылар әлегә күренми. Югыйсә, хайван, кош-кортларның мәрхәмәтлеге белән һәркемнең очрашканы бар, һәркем күңелендә нинди дә булса хатирә яши. Газетка бу турыда хат юлласагыз - башкалар да укыр иде.
Уку елы башланганнан бирле «Кыңгырау» сәхифәсе уңышлы гына эшләп килә. Ул хәзер камилләште, тагын да матуррак, үзенчәлеклерәк, нәниләр өчен дә кызыклырак булып чыга: жанрлар төрлелеге күзәтелә башлады. Әкиятләр, шигырьләр, ребус, хикәяләр дисеңме?! 12 нче лицейдан V сыйныф укучысы Артур Нургалиев, V сыйныф укучылары Юлия Чиркунова, Валерия Минхәйрова, Настя Дорошина, VIII сыйныф укучысы Луиза Сәлахова, 5 нче мәктәптән VI сыйныф укучысы Рената Минхәйрова, Сугышлыдан IV сыйныф укучысы Булат Солтанов, VII сыйныф укучылары Алинә Зарипова, Алсу Мөшәриповаларга күз тимәсен! Туган телебездә матур итеп иҗат итүләре куандыра. «Кыңгырау» да иң активлары, шулай да, Шөгер мәктәбе укучылары. Бу уңайдан, укытучылары Таһир абый Шәмсуаровка зур рәхмәт әйтәсе килә. Сәләтле балаларның талпынышларын күреп, иңнәренә канат куеп, иҗатка өндәп торуы һәм аларның иҗат җимешләрен туплап редакциягә җибәрүе сөендерә. Өлкән буынга алмашка саллы гына лаеклы яшь каләмчеләр төркеме оешырга торуы безнең өчен икеләтә шатлык. Узган кварталда башлангыч сыйныф сыйныф укучылары Рената Сарыймова, Эльвина Бигманова, Камилә Хәмидуллина, Булат Арсланов, Әдилә Хәйрова, Наилә Насыйбуллина, Гөлинә Тәхаува, Эльвина Хәйрова, Азат Фәрхетдинов, Айрат Әхмәтҗанов, Инсаф Шәмсетдинов, Реналь Латыйповның шигырь-хикәяләре басылды.
Иҗат белән кызыксынган балалар барлык мәктәптә дә бар. Аларның сәләтен югалтмыйча, үстерсен иде укытучылар. Уңышлы шигырь, хикәя, әкиятләрен туплап редакция почтасына җибәрсәгез иде, хөрмәтле укытучыларыбыз.
Ә укучыларыбыздан хатлар көтеп калабыз.
Аларны электрон адреска zaman5 @yandex.ru яки почта аша (Лениногорск шәһәре, Тукай урамы, 3 нче йорт) җибәрә аласыз. Алга таба да бергә булыйк, хөрмәтле газет укучыларыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хат

2
X