Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Шөгер мәктәбе укучылары кошларга ярдәм итә

В.Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбенең башлангыч сыйныфларында тәрбияви әһәмияткә ия булган төрле экологик чаралар үтә. Алар мәктәпкүләм "Кышлаучы кошларны каршылау", "Кошлар ашханәсе" кебек экологик операцияләре кыссаларында ел дәвамында бара. Безнең якта кышлаучы кошларның санын саклап калуга җаваплылык хисе тәрбияләүне, кошлар турында белемне тирәнәйтүне күздә тотып, кошларга кыш көне ярдәм кулы сузып,...

В.Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбенең башлангыч сыйныфларында тәрбияви әһәмияткә ия булган төрле экологик чаралар үтә. Алар мәктәпкүләм "Кышлаучы кошларны каршылау", "Кошлар ашханәсе" кебек экологик операцияләре кыссаларында ел дәвамында бара.


Безнең якта кышлаучы кошларның санын саклап калуга җаваплылык хисе тәрбияләүне, кошлар турында белемне тирәнәйтүне күздә тотып, кошларга кыш көне ярдәм кулы сузып, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, аны саклау хисе булдыру, кошларның яшәү рәвеше белән таныштыру, аларга ярдәм кирәклеген төшендерү өчен эшләнә бу эшләр.
Кышлаучы кошларга ярдәм итү йөзеннән, мәктәбебезнең 4 "А" сыйныфы һәм 4 "Б" сыйныфы укучылары төрле-төрле җимлекләр ясап элеп куйдылар. Кайсы җимлеккә нинди кошлар килүен һәрдаим күзәтеп, карап, ризык белән тулыландырып торалар.
Әкрен генә кышлар үтеп ямьле язлар якынлаша. Хәзер безнең бурыч - җылы яктан кайтучы, кечкенә канатлы дусларыбызны оялар әзерләп каршы алу. Безнең укучылар бу эшкә дә җиң сызганып эшкә тотыначакларын белдерделәр.
Ояларының нинди булачагы турында эскизлар сызып мәш итәләр. Исән-сау туган илләргә кайтыгыз гына, канатлы дусларыбыз. Без сезне колач җәеп каршы алырбыз.
Гөлфия Шәйдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кошлар