Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Шәһәр һәм район китапханәчеләре бергә җыелды (ФОТОЛАР)

Китапханәчеләр бергә җыелып, каникулда балалар һәм яшүсмерләрнең ялын кызыклы иттерү, каникулда да китап укуны оныттырмау турында сөйләштеләр, Ю.Гагарин исемендәге китапханәдә семинар узды.

Китапханә бүлекчәләрендә шәһәр һәм район китапханәчеләре балалар өчен китаплар күргәзмәсе белән танышты, китап почмакларының бизәлешен карады.
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре: Г. Янбатырова, Л. Галимова, В.Верхоглядова, А. Махмутова, Л. Рахманова чыгыш ясады. Яңа төрле эш алымнары турында сөйләделәр. Балалар китапханәсендә эшләүче “Вернисаж” һәм “Туган як сандыгы” клублары эшчәнлеге белән таныштырдылар.
Катнашучылар өчен Мичурин китапханәчесе Сания Вахитованың эш тәҗрибәсе кызыклы булды.
Семинар барышында хезмәтне саклау буенча кагыйдәләр үтәлеше дә каралды.


Әлфирә Солтанова, Үзәк китапханәнең методик бүлеге мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев