Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Таһир Шәмсуаров көтү көткәндә дә иҗат итә (нәрсә турында яза)

Таһир Шәмсуаров көтү көткәндә дә иҗат итә. "Көтү көтәм бүген үзәндә" исемле өр-яңа шигырен безгә - редакциягә юллаган. Бергәләп укыйк.

Көтү көтәм бүген үзәндә


Чыбыркыны уң җилкәгә салып
Көтү көтеп ятам үзәндә.
Май яңгыры битен юган таулар
Яшьлегенә кайткан, үзгәргән.

Ике суыр әнә көрәшәләр,
Күңелләргә кунган аяз уй.
Бил алышмый кара, менә тиздән
Сөлге сузар милли сабантуй!

Яшел кәлтә сыман җитез уйлар
Үрмәлиләр кыя башына.
“Азат” диеп кайсы малай язган
Азат тауның горур ташына!

Атлы булу, атың саклап калу
Әллә бәхет кошы эшеме?!
Сандугачлар ияреп йөри икән,
Моң биләгән димәк кешене!

Таш кыяга оялаган бөркет
Зәңгәр күкне иңләп әйләнә.
Гади генә әрем исеннән дә
Тора салып башың әйләнә.

Тугачтын да җанга оялаган
Түгәрәк җир сине ярату.
Шагыйрь-илче, аның төп максаты
Җирдәшләргә җырлар тарату.

Әйдә, кашка, атлы татар эзен
Чал тарихтан күптән өйрәнгән.
Татарлыкны саклап калыйм дисәң,
Егылмаска кирәк иярдән.

Мин далада шигырь язып ятам,
Учак, телем, халкым сүземдә.
Чыбыркыны уң җилкәгә салып
Көтү көтәм бүген үзәндә.

Таһир Шәмсуаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев