Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Таһир Шәмсуаров: "Сез ничектер, мин тышта язгы кошлар җырын ишетәм"

Якташ шагыйрь Таһир Шәмсуаров бу көннәрдәге кар-бураннар турында хисләрен шигъри юлларга салган. Бергәләп укыйк.

Февраль кары


Уйчан гына февраль кары ява,
Күбәләк кар төшә күр инде.
Февраль аен тансыклаган күңел,
Көтеп алган шатлык шикелле...

Тиздән инде башны әйләндереп
Язгы хисләр керер ишектән.
Сез ничектер, ә мин менә тышта
Язгы кошлар җырын ишетәм!

Ак бүреген кигән түбәләрнең
Баш киемен килә саласы.
Карның да бит гөрләвекләр булып
Елгаларга табан агасы.

Җил-буран да тып-тын ята бүген,
Ишетәсеңме, бөре серләшә.
Февраль бит ул мартны каршы алып
Кешеләргә  өмет өләшә!

Күбәләк кар сихри көчкә ия,
Без белмәгән тылсым бар бугай.
Алмагачны ап-ак чәчәк сарган
Әйтерсең лә җирдә гүзәл май.

Февраль кары куна иңнәремә,
Күбәләк кар ява күр инде.
Февраль аен тансыклаган күңел
Көтеп алган сөю шикелле...

Таһир Шәмсуаров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев