Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Таһир Шәмсуаровтан Сабантуй күчтәнәче

Шагыйрь Таһир Шәмсуаровтан Сабантуйга күчтәнәч


Мәйданнарга атлый сабантуй!

Һәр ызбага кунак кайта бүген,
Табыннарга милли ризык куй.
Күңелләргә якты өмет элә
Гасырлардан килгән сабантуй!

Тарих белә, татар торган җирдә
Җилфердәгән чиккән сөлгеләр.
Җир шарының төрле почмагында
Батыр кала безнең егетләр!

Җуелмаган изге мирас дисәм,
Килешерләр, беләм, бар илләр.
Каһарманлы халык икәнлекне
Расладылар Алиш, Җәлилләр!

Көрәшчеләр бәйге өчен туа,
Бил бирмәскә, ятып калмаска.
Куәт иңәр газиз “Туган тел”не
Нигә кабат җырлап алмаска!

Без кайтабыз, ел буена көткән
Бердәмлекне туплар җыенга.
Бар дөньяның бөтен татарлары 
Сабантуйга бүген җыелган.

Татар өчен, Татарстан өчен,
Шатлык хисе биргән бер ямь ул.
Ел буена җанга дәрман биргән,
Китмәскә дип килгән бәйрәм ул!

Һәрбер йортка кунак кайта бүген,
Табыннарга милли ризык куй.
Күңелләргә якты өмет элеп
Мәйданнарга атлый сабантуй!..

 

Таһир Шәмсуаров
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев