Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Түбән Чыршылыда бәйрәм чаралары узды (фотолар)

8 декабрь көнне Түбән Чыршылы мәдәният йорты һәм китапханәсе гөрләп торды. Бүген безгә кунакка сугыш ветераны Рәшит Хаматҗан улы Сәйфиев, авылыбызнын хөрмәтле кешеләре, ак яулыклы апалар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләре кунакка килде. Аларны авыл җирлеге башлыгы Нурия Яхиевна "Сугыш даны көннәре" һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнен декадасы уңаеннан тәбрикләде,...

8 декабрь көнне Түбән Чыршылы мәдәният йорты һәм китапханәсе гөрләп торды.

Бүген безгә кунакка сугыш ветераны Рәшит Хаматҗан улы Сәйфиев, авылыбызнын хөрмәтле кешеләре, ак яулыклы апалар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләре кунакка килде. Аларны авыл җирлеге башлыгы Нурия Яхиевна "Сугыш даны көннәре" һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнен декадасы уңаеннан тәбрикләде, аларга ныклы сәламәтлек теләде.

Мәктәп балалары концерт программасы белән чыгыш ясады. Килгән кунаклар китапханә каршында эшләп килүче "Сугыш һәм хезмәт даны" музее белән танышып чыктылар.

Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Кунаклар көр күңел белән яңадан очрашуларны теләп, рәхмәтләрен белдереп өйләренә таралыштылар.

Раилә Әхмәдиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев