Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Түбән Чыршылыда гаиләләр ярышты (фотолар)

Түбән Чыршылы Мәдәният йорты бәйрәм саен гөрләп тора. Түбән Чыршылы һәм Югары Чыршылы авылы командалары арасында ярыш үткәрелде. Талига Шамил кызы һәм Раилә Рәшит кызы бәйрәмне тәкъдим итү белән командалар әзерлек эшен башлап җибәрде. Сәхнәгә бер-бер артлы 6 пар чыкты. Бәйрәмне үзенең моңлы җырлары белән Гөлнур Ядекәр кызы башлап җибәрде....

Түбән Чыршылы Мәдәният йорты бәйрәм саен гөрләп тора.
Түбән Чыршылы һәм Югары Чыршылы авылы командалары арасында ярыш үткәрелде. Талига Шамил кызы һәм Раилә Рәшит кызы бәйрәмне тәкъдим итү белән командалар әзерлек эшен башлап җибәрде.
Сәхнәгә бер-бер артлы 6 пар чыкты. Бәйрәмне үзенең моңлы җырлары белән Гөлнур Ядекәр кызы башлап җибәрде. Командалар бер-берсен сәламләгәч, беренче бирем итеп, күмәк җыр башкарылды. Һәрбер команда җырны чын күңелдән, матур итеп башкарды. Жюри әгъзалары сәхнәдә үз-үзеңне тотышны, артистизмны игътибар белән күзәтте.
Икенче бирем - татар халык уены. Уенга әзерләнгәнче командалар арасында спорт ярышы үткәрелде. Бу ярышта да командалар сынатмады. Һәрберсенең беренче киләсе килде. Икенче биремне, татар халык уенын, Түбән Чыршылылар башлап җибәрде. Көй туктауга кулъяулыкны тотып калгач, Хафизов Айрат аптырап калмады, тыпырдап үзенең биюен башлады. Сәхнәдәге барлык катнашучыларны биергә чакырды.
Югары Чыршылыдан "Тукмак" әйләндерү уенында җәза алган егетебезгә, гитара телләренә кушылып җыр сузып җибәргән Ленарга, тамашачы гөрләтеп кул чапты. Өченче бирем вальс бию иде. Бу биремдә дә парлар үзләрен сынатмады. Үзләренең парларын чакырып моңлы көйгә вальс әйләнделәр. Алдагы бирем скетч күрсәтү. Югары Чыршылылар "Армия хикмәтләре", Түбән Чыршылылар "Строста белән сөйләшү" скетчын тәкъдим иттеләр.
Биремнәр арасында алып баручы Талига Шамил кызы командалар арасында төрле конкурслар оештырды: мәкальне дәвам итү, кызыклы сорауларга җавап бирү, сыер саву, галстук бәйләү. Һәммә ярышларны да ике команда зур тырышлык һәм күмәк көч белән башкарып чыкты..
Кичәне тәмамлап дуслык җыры башкарылды. Тамашачылар дәррәү кул чаптылар. Авыл Советы рәисе, жюри әгъзалары тарафыннан оештыручыларга, катнашучыларга рәхмәт сүзләре әйтелде.Чыннан да, бу бәйрәмдә катнашкан парлар: Гөлнур һәм Минсәгыйть Каримовлар, Дилүзә һәм Камил Хәсәншиннар, Раилә Әхмәдиева һәм Айрат Хафизовлар, Венера һәм Ильдар Вафиннар, Резеда һәм Әкъдәс Вафиннар, Эльмира һәм Ленар Гафурбаевлар үзләрен һәрьяклап килгән матур парлар итеп күрсәттеләр.
Бәйрәмнәр матур, катнашырга теләүчеләр күп булсын иде.
Раилә Әхмәдиева
автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев