Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Түбән Чыршылыда кошларга багышланган бәйрәм үтте (фотолар)

1 апрель көнне Түбән Чыршылыда кошлар көненә багышланган "Хуш киләсез, кошкайлар!"-дигән бәйрәм үтте. Аны китапханәчеләр мәктәп белән берлектә әзерләгән иде. Бәйрәм куңелле уеннар,бәйгеләр,эчтәлекле шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды. Кошлар турындагы табышмакларга балалар бик теләп һәм дөрес җавап бирделәр. Бәйрәм барышында укучылар кошларның күптөрлелеге, аларның табигатькә нинди файда китерүләре һәм...

1 апрель көнне Түбән Чыршылыда кошлар көненә багышланган "Хуш киләсез, кошкайлар!"-дигән бәйрәм үтте. Аны китапханәчеләр мәктәп белән берлектә әзерләгән иде.
Бәйрәм куңелле уеннар,бәйгеләр,эчтәлекле шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды. Кошлар турындагы табышмакларга балалар бик теләп һәм дөрес җавап бирделәр.
Бәйрәм барышында укучылар кошларның күптөрлелеге, аларның табигатькә нинди файда китерүләре һәм кошларның тормышы турында бик күп мәгълүмәт тупладылар. Һәр сыйныф укучылары үз куллары белән эшләгән кош ояларын, җимлекләрен яклап чыктылар, һәм класс җитәкчеләре белән берлектә җимлекләргә җим салып мәктәп бакчасына элделәр.
Кошлар үзләрен шатланып каршы алучы дусларының күп булуын күреп сөенсеннәр иде дигән теләктә калдылар.

Раилә Әхмәдиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев