Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Урдалы мәчетендә Мәүлид аен хөрмәтләделәр

Урдалы мәчете Мәүлид аеның соңгы көннәрендә булса да, Пәйгамбәребезнең туган көнен билгеләп үтү нияте белән кичә оештырды, дип яза Фагилә Шакирова.


Авылыбызның хөрмәтле абыстае, мәчетебезнең  укытучысы Рәшидә абыйстай, мәктәп балалары бу бәйрәмне әзерләде.

6нчы декабрьдә  мэчетебезгэ җыелдык . Шәһәрдән “Ихлас” мәчетеннән килгән Гомэр хәзрәт  Мөхәммәд пәйгамбәребезнең тормыш юлын һәм Аллаһтан  Коръән иңүе  турында эчтәлекле вәгазь сөйләде.                                            

Балалар бик матур итеп мөнәҗәтләр, догалар укыдылар. Авыл мулласы – Фәрит хәзрәт  аларга күчтәнәчләр таратты.         Пәйгамбәребезнең сөнннәтен өйрәнергә һәм  аның юлы белән генә барырга насыйп итсен дип дога кылдык. 


Соңыннан кичәдә катнашучылар тәмле пылау ашады һәм пешкән камыр ризыклары белән чәй эчте. Шундый  мөселман бәйрәмнәре киләчәктә дә дәвам итсен. Мәчетләр эшләп торсын.

Автор фотолары

               

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев