Заман сулышы

Урдалы мәчетендә Мәүлед бәйрәме үтте (фотолар)

23 декабрь көнне Урдалы мәчетендә Мәүлед бәйрәме үтте . Авылыбызның әби-бабайлары һәм мәктәп укучылары мул табын артында бәйрәм уткәрделәр. Шәһәрр мәчетеннән килгән кунагыбыз Габдерәзәк хәзрәт Пыйгамбәребез Мөхәммәт (с.г. в.) тормыш юлы турында вәгазь сөйләде. Хәзрәтебез балаларга бүләкләр таратты. Мөслимәләр оешмасы җитәкчесе һәм безнең укытучыбыз Рәшидә абыстай балаларга бик матур эчтәлекле...

23 декабрь көнне Урдалы мәчетендә Мәүлед бәйрәме үтте .

Авылыбызның әби-бабайлары һәм мәктәп укучылары мул табын артында бәйрәм уткәрделәр.

Шәһәрр мәчетеннән килгән кунагыбыз Габдерәзәк хәзрәт Пыйгамбәребез Мөхәммәт (с.г. в.) тормыш юлы турында вәгазь сөйләде. Хәзрәтебез балаларга бүләкләр таратты.

Мөслимәләр оешмасы җитәкчесе һәм безнең укытучыбыз Рәшидә абыстай балаларга бик матур эчтәлекле мөнаҗәтләр шигырьләр өйрәткән. Аларны тыңлап күңелләребез тулды .

Шундый матур бәйрәм оештырган Рәшидә абыстаебызга, тәмле бәлешләр, ризыклар пешереп килгән, укырга йөрүче апаларыбызга рәхмәт белдерәбез!

Фагыйлә Шакирова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: