Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Урдалыда Өлкәннәр көне уңаеннан чара үткән (фото)

Берничә олы яшьтәге абый-апаны бергә самавыр янына чәй эчәргә һәм сөйләшеп утырырга Җәүдәт абый Сәлаховлар йортына чакырдык. Аларга сугыш һәм хезмәт ветераны Касыйм абый Хөснетдинов, тагын берничә күршеләре керде. Бәйрәм белән котларга шәһәрдән - социаль яклау бүлегеннән Луиза Ефарова һәм Фәридә Идрисова килгән иде. Җанлы әңгәмә авылыбызның социаль хезмәткәрләре Рушания...

Берничә олы яшьтәге абый-апаны бергә самавыр янына чәй эчәргә һәм сөйләшеп утырырга Җәүдәт абый Сәлаховлар йортына чакырдык. Аларга сугыш һәм хезмәт ветераны Касыйм абый Хөснетдинов, тагын берничә күршеләре керде. Бәйрәм белән котларга шәһәрдән - социаль яклау бүлегеннән Луиза Ефарова һәм Фәридә Идрисова килгән иде. Җанлы әңгәмә авылыбызның социаль хезмәткәрләре Рушания Сарыймова һәм Рузалия Гыйльметдинова әзерләгән табын артында узды. Өлкәннәр, тәм-томнар белән чәй эчә-эчә үзләренең яшьлек елларын сагынып искә алды, Касыйм абый сугыш истәлекләрен сөйләде. Алар үзләренең хәлләрен даими белеп, булышып торучы социаль хезмәткәрләрдән бик кәнәгать булуларын белдерде, олы рәхмәтләрен әйтте. Хуҗабикә Мөгаллимә апа китаплар укырга ярата, китапханәдә ул укымаган китап калмады инде. Шуңа да ул кунакларга укыган китаплары турында сөйләде, бигрәк тә Зифа Кадыйрованың әсәрләрен яратып укуын, аны башкаларга да тәкъдим итте.

Әлфинур Галимова,

Урдалы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев