Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Лениногорскида "Татарстан - уртак йортыбыз" фольклор бәйрәм узды (фотолар)

25 гыйнвар көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә «Татарстан - уртак йортыбыз» дип аталган фольклор бәйрәм узды.

Чуаш, мордва, рус һәм татар милләтләре вәкилләре 11 нче гимназиянең 4А сыйныфы укучыларын халык бәйрәмнәре, йолалары, гореф-гадәтләре белән таныштырдылар, халык иҗатының байлыгы һәм кабатланмаслыгы турында сөйләделәр, милли аш-су тәкъдим иттеләр, кунакларны сыйладылар. Балалар бик теләп табышмаклар чиштеләр, халык мәкальләрен һәм әйтемнәрен искә
төшерделәр, милли уеннар белән таныштылар һәм татар халкының «Түбәтәй» уенында катнаштылар. Шулай ук 11-нче гимназиядә эшләп килүче «Айсылу» театрының яшь артистлары чыгышы да сөендерде.

Төрле милләтләрнең бәйрәмчә бизәлгән күргәзмәләре беркемне дә битараф калдырмады. Мондый чаралар балаларга янәшәбездә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, йолалары турында белергә ярдәм итә һәм алар арасында дуслыкны ныгытырга ярдәм итә.

 

Ләйсән Галимова

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев