Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Юлтимер авылында "Мөнәҗәтләр кичәсе" уткәрделәр

17 декабрь көнне Юлтимер авылы мәдәният йортында Мәүлет бәйрәменә багышлап «Мөнәҗәтләр кичәсе» үткәрелде. Кичәне авылыбызның имам хатыйбы, сугыш ветераны Мирза бабай Мифтахов Коръән сүрәләре белән ачып җибәрде. Бәйрәмгә шәһәрнең Ихлас мәчетеннән Мәдинә ханым һәм авылыбызның мәчетендә дәресләр бирүче мөгаллимә Фәния ханым катнаштылар. Мәчеткә йөрүче балалар һәм апалар үзләренең өйрәнгән догаларын,...

17 декабрь көнне Юлтимер авылы мәдәният йортында Мәүлет бәйрәменә багышлап «Мөнәҗәтләр кичәсе» үткәрелде.

Кичәне авылыбызның имам хатыйбы, сугыш ветераны Мирза бабай Мифтахов Коръән сүрәләре белән ачып җибәрде. Бәйрәмгә шәһәрнең Ихлас мәчетеннән Мәдинә ханым һәм авылыбызның мәчетендә дәресләр бирүче мөгаллимә Фәния ханым катнаштылар.

Мәчеткә йөрүче балалар һәм апалар үзләренең өйрәнгән догаларын, мөнәҗәтләрен һәм диннең кирэклеге ,бөеклеге турында халык алдында сөйләделәр. Бәйрәм азагында катнашучыларга мәчеттән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Юлтимер мәдәният йорты мөдире Рәшидә Җиһангирова .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев