Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Йөзә белмәсәң – кермә

Су кергәндә бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен берничә гади кагыйдә белү мөһим. Иң беренчесе, таныш булмаган урында суга кермәскә киңәш ителә. Берәр корылмадан суга сикерергә һәм яр буеннан ерак йөзеп китәргә шулай ук ярамый. Балаларны йөзәргә өйрәтү - иң мөһим кагыйдәләрнең берсе. Әгәр дә йөзә белмәгән килеш суга егылып төштегез икән,...

Су кергәндә бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен берничә гади кагыйдә белү мөһим.



Иң беренчесе, таныш булмаган урында суга кермәскә киңәш ителә. Берәр корылмадан суга сикерергә һәм яр буеннан ерак йөзеп китәргә шулай ук ярамый. Балаларны йөзәргә өйрәтү - иң мөһим кагыйдәләрнең берсе.
Әгәр дә йөзә белмәгән килеш суга егылып төштегез икән, барлык көчегезне юкка сарыф итмәгез. Үзегезгә генә судан чыгарга кыен булачак, шуңа да су өстендә калырга тырышыгыз. Су өстендә йөзеп йөрүче нинди дә булса агач, такта кисәге алырга, яр буеннан ерак булмасагыз, күпергә тотынырга кирәк. Инде болары булмаганда, ешрак суларга, су өстендә горизонталь рәвештә калырга кирәк.
Агым суга эләккән булсагыз, көчегезне юкка сарыф итмәгез. Су агымы белән йөзеп барып, мөмкин кадәр ярга якынлашырга тырышыгыз.
Әгәр дә су салкын булса, беренче минутларда кеше шок кичерергә мөмкин. Шуңа да башны су өстеннән мөмкин кадәр югарырак тотып, сулышны тигезләргә кирәк. Өшеп китсәгез, чиратлап кулны, аннан аякларны селкеткәләп алу ярдәм итәчәк. Җылы суда берничә сәгать торырга мөмкин. Иң мөһиме - гәүдәне хәлсезләндереп җибәрергә кирәк. Башны исә су өстеннән чыгарган халәттә калу мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: су