Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Зәй-Каратайда яшәүче тәҗрибәле мал табибы Тәкыйтдин абый Хәниевкә – 85 яшь

Кешедән аермалы буларак, терлек белән үсемлекләрнең авыру җирләрен күрсәтү өчен куллары, аңлатып бирү өчен телләре юк. Шуңа күрә алар һәрдаим кеше кайгыртуына мохтаҗ. Шушы төшенчәнең мәгънәсен аңлаучылар гына тормышын мал табибы һөнәре белән бәйли аладыр, мөгаен. Мәкаләмне 30 елга якын ветеринария өлкәсендә хезмәт иткән, озакламый 85 яшен билгеләп үтүче, Зәй-Каратайда...

Кешедән аермалы буларак, терлек белән үсемлекләрнең авыру җирләрен күрсәтү өчен куллары, аңлатып бирү өчен телләре юк. Шуңа күрә алар һәрдаим кеше кайгыртуына мохтаҗ. Шушы төшенчәнең мәгънәсен аңлаучылар гына тормышын мал табибы һөнәре белән бәйли аладыр, мөгаен. Мәкаләмне 30 елга якын ветеринария өлкәсендә хезмәт иткән, озакламый 85 яшен билгеләп үтүче, Зәй-Каратайда яшәүче тәҗрибәле мал табибы Тәкыйтдин абый Хәниевкә багышлыйм.


Ул армия сафларында хезмәт итеп кайткач, авыл советында секретарь булып эшли башлый. Авылдашлары белән уртак тел таба белүче, һәр сүзен үлчәп әйтә торган, чиста-пөхтә киенгән, төгәл егетне җитәкчеләр бик тиз күреп ала. Аны яшь гаиләсе, балалары булуына карамастан, биш елга Казанга мал табибы һөнәренә укырга җибәрәләр. Яшьли тормышның ачысын-төчесен татып, тылда сугыш михнәтләрен күреп, мал-туар арасында чуалган егетнең тар кабинетта утырасы килми, әлбәттә. Ул югары белем алып, туган авылына кайта.
Халык арасында: "Табиб кешеләрне, мал табибы кешелек дөньясын дәвалый", дигән әйтем йөри. Шушы гыйбарәгә тугры калып, Тәкыйтдин абый лаеклы ялга киткәнче колхозда ветфельдшер булып хезмәт куя. Мал-туар авыруларын диагнос­тикалау, йогышлы авыруларга каршы профилактик чаралар үткәрү, алынган продукциянең хә­вефсезлеген тәэмин итү - болар бары­сы да аның җилкәсендә була. Кышмы, җәй­ме - елның теләсә кайсы фасылы булсын,­ резин итекләр киеп, ат җигеп, өч чакрымга сузылган авылның бер башыннан икенче­ башына урнашкан ферма юлларын озак­ еллар таптый ул. Ләкин аның эше күмәк ху­җалык малларын карау белән генә чикләнми.
Шәхси хуҗалыктагы меңәрләгән (ул елларда һәр хуҗалыкта, кимендә, ике­­­ мөгезле эре терлек була иде) мал-ту­арның сәламәтлеген күзәтеп, саклап торучы участок табибы авылдашыбыз Нәзир Хәсәновка ярдәм итү дә аның вазифаларына керә иде. Алар күп еллар, кулга-кул тотынышып, эшләде. Хәзер дә, мәчеттән кайтканда, бер-берсе белән сөйләшеп туя алмыйлар.
Теманың дәвамын "Заман сулышы" газетының 67 нче номер саныннан укый аласыз.
Җәүдәт Хәлимов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветеринар

2
X