Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

2019 елда хаҗга юлламаларның бәясе арткан

2019 елда хаҗга юлламаларның бәясе 5-7 процентка арткан. Бу валюта һәм ягулык базарындагы бәяләр артуга бәйле. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.


Россиянең төбәк мөфтиятләре арасында хаҗ квоталарын бүлү нәтиҗәләре буенча 2019 елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә хаҗ сәфәрен оештыру өчен 1800 урын бирелгән.


2018 елда да хаҗга Татарстаннан 1800 мөселман барган иде.
Согуд Гарәбстаны тарафыннан кертелгән камилләштерелгән электрон виза системасына бәйле Россия хаҗилары өчен виза алу җиңеләйтеләчәк.


Татарстанның рәсми хаҗ операторы белдерүенчә, быел Татарстанда, узган еллар белән чагыштырганда, хаҗ кылырга теләүчеләрнең саны артуы күзәтелә.


Хәзерге вакытта хаҗ сезоны башланганчы “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторы мөселманнар өчен гомрә сәфәрләрен оештыру белән шөгыльләнә. Якын арада гомрәгә берничә төркем җибәрү планлаштырыла.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X