Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

АЯТЕЛКӨРСИНЕ ГЕЛ УКЫП ЙӨРЕГЕЗ...

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Әллааһү ләә иләәһә иллә һүәл-хәййүл-каййүм. Ләә тәъхүзүһүү синәтү-үә ләә нәүм. Ләһү мәә фис-сәмәәүәәти үә мә фил-әрдъ. Мәң зәл-ләзии йәшфәгү гиндәһүү илләә би’ изниһ. Йәгләмү мәә бәйнә әйдииһим үә мәә хальфәһүм. Үә ләә йүхиитуунә бишәй’им-мин гилмиһии илләә бимәә шәә. Үәсигә күрсиййүһүс-сәмәәүәәти үәл-әрд. Үә ләә йә’үдүһүү хифзуһүмәә. Үә һүәл-гәлиййүл-гәзыйм. 

Мәгънәсе. 
Аллаһның Үзеннән башка Илаһи кодрәткә ия һәм тәңре булырдай һичберкем юк. Аллаһ мәңге тере, һаман халык белән идарә итеп торучы. Аның йоклау сыйфаты юк. Күкләрдәге һәм җирдәге бөтен нәрсә Аныкы гына. Аллаһның рөхсәте булмаганда беркем дә шәфәгать кыла алмый. Ул Үзе яралтканнарның алда ни күрәчәген, үткәндә ни күргәннәренең кылганын, кылмаганын, кылачагын, белгәнен, белмәгәнен, яшергәнен, яшермәгәнен барысын да белеп тора. Кешеләр аның гыйлеменнән башка үзбелдекләре белән берни эшли алмас. Аның көрсие Күкләрне һәм Җирне үз эченә алган. Аллаһка Күкләрне, Җирне саклап тору һич тә кыен түгел. Аллаһ гаять бөек, галәмәт тә олуг. 

Бу Аятелкөрси аяте Аллаһы Тәгаләне, тәүһидне олылауны, Аллаһының сыйфатларын үз эченә алу җәһәтеннән Коръән сүрәләре һәм аятьләре арасында мөхтәрәм аять була. Шуның өчен дә Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһиссәләм, Бер кеше Аятелкөрсине һәр фарыз намаздан соң укыса, ул кеше хәзер оҗмахка керер иде. Ләкин оҗмахка керүдән тыйган нәрсә үлем генә. Аллаһының дусты һәм Аңа гыйбадәт кылучы Аятелкөрсине даими укыр, һәрбер кеше йокларга яткач, Аятелкөрсине укыса, Аллаһы Тәгалә бу укучыга һәм күршеләренә иминлек бирер, — диде. 
1. Әлеге аять Коръәннең иң олы аятьләреннәндер. 
2. Аятелкөрси җеннәрнең усаллыгыннан иртәдән кичкә, кичтән иртәгә кадәр саклар. 
3. Аятелкөрси Коръәннең дүрттән бер өлешенә тиң. 
4. Әгәр дә берәү мәҗбүри намазлардан соң даими әлеге аятьне укыса, аны җәннәттән бары тик үлем генә аерып торыр. 
5. Әлеге аятьне һәр мәҗбүри намаздан соң укыса, ул икенче намазга кадәр иминлектә булыр. 
6. Ишектән кергәндә Аятелкөрси укылса, ул өйдән шайтан качып китәр. 
7. Аятьне укучы үзе, аның гаиләсе, өе, байлыгы, хәтта, 40 күршесе дә имин булыр. 
8. Карак Аятелкөрси укучы янына якын да килмәс. 
9. Әгәр дә Аятелкөрси Бәкара сүрәсенең соңгы аяте белән 
286 аять 
"Раббәнәә ләә түәәхыйзнәә ин нәсиинәә әү әхътаэнәә. Раббәнәә вә ләә тәхмил галәйнәә исраң кәмәә хәмәлтәһүү галәлләзиинә миң кабелинәә. Раббәнәә вә ләә түхәммилнәә мәә ләә таакатә ләнәә биһ, вәгъфү ганнәә, вәгъфирләнәә вәрхәмнәә, әңтә мәүләәнәә фәңсурнәә галәл-каумил-кәәфириин". 

(Әй, Раббыбыз! Әгәр онытып яки белмичә хата эшләсәк, безне җаваплы итеп, хисапка тартма. Әй, Раббыбыз! Бездән әүвәлгеләргә биргән кебек, безгә күтәреп булмаслык авырлыклар бирмә. Әй, Раббыбыз! Безгә көчебз җитмәгән нәрсә йөкләмә, гөнаһларыбызны гафу әйлә, безне кичер, безгә мәрхәмәт ит, чөнки Син безнең Раббыбыз, кяферләргә каршы безгә ярдәм ит). ("Бәкара" сүрәсе, аять 286.) 
бергә укылса, дога җавапсыз калмас. 
10. Җеннәр бу аять укылган савыт-сабаны ача алмас. 
11. Берәү йоклар алдыннан Аятелкөрсине укыса, аны ике фәрештә таң атканчы саклар. 
12. Кем дә кем иртән Аятелкөрсине һәм Гафир сүрәсенең башын укыса, ул кичкә кадәр һәм, әгәр дә кич укыса, таң атканчы иминлектә булыр. 
13. Әгәр берәү өеннән чыгар алдыннан Аятелкөрси укыса, Аллаһ аның йортын мохтаҗлыктан коткарыр. 
14. Әгәр бу аятьне укып, чирле кешене өшкерсәң, Аллаһ аның 63 чирен җиңеләйтер. 
15. Иминлек өчен һәркөн 33 яки 99 мәртәбә уку зарури. 
16. Җеннәрне куу өчен укыла. 
17. Начар төш күреп газапланучылар йоклар алдыннан 3 тапкыр укысыннар. 
18. Берәү җомга көнне, ялгызы калган хәлдә, әлеге аятьне 70 мәртәбә укыса, ул эчке рухи яктылыкны сизәр, бу мизгелдә Аллаһ догаларын кабул итәр. 
19. Күңел тынычлыгы өчен йоклар алдыннан Аятел көрсине һәм (109 Әл–Кәфирун), (110 Ән–Нәсър), (112 Әл–Ихлас), (113 Әл–Фәләкъ), (114 Ән–Нәс) сүрәләрен укырга кирәк. 

Гали радыяллаһу ганһу болай дигән: Мин йоклар алдыннан Аятелкөрсине укымаган мөселманнарны аңламыйм. Әгәр сез бу аятьне укуның нинди файдалары барлыгын белсәгез, аңа бик нык игътибарлы булыр идегез. Бу аять Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр бер пәйгамбәргә дә иңдерелмәгән. Мин бервакытта да Аятелкөрсине укымыйча йокларга ятмыйм.
 

https://vk.com/salamtlek

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев