Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Баш казый: Бар мәгълүматны телефонга җыйган яшьләрнең истәлекләре сакланмый

«Бүген яшьләрнең бөтен мәгълүматны смартфонда саклый. Шулар юкка чыккан очракта, бер язу, бер истәлек калмый сездән. Картайгач яшьлегегез истәлеге итеп нәрсә укырсыз икән?» — дип шөбһәсе белән уртаклашты Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Бүгенге яшьләрнең олыгайган көннәрендә смартфоннар аркасында бернинди истәлекләре калмаячак, дип фаразлады Татарстанның Баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев.

«Бүгенге буын бик бәхетле шикелле. Компьютер да, телефон да бар. Бүген яшьләрнең бөтен мәгълүматы - смартфонда. Шул мәгълүматлар юкка чыккан очракта, бер язу, бер истәлек сакланмаячак. Картайгач, яшьлегегез истәлеге итеп нәрсә укырсыз икән? Хәзер кызларга хатлар да язмыйсыз инде. Бер истәлексез буын кала», — диде ул «Мин кулыма китап алам…» дип исемләнгән бәйгедә катнашучы шәкертләргә.

Җәлил хәзрәт Фазлыев сүзләренчә, кирәкле мәгълүматны телефон, интернетта гына түгел, ә гадәти көндәлекләрдә дә теркәп барырга кирәк. 

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев