Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

ДАРУ ҮЛӘННӘРЕННӘН ДӘ ГОШЕР ТИЕШМЕ?

— Ел саен бакчамның дүрттән бер өлешенә дару үләннәре утыртам, аларны су сибеп тәрбияләп үстерәм. Җыеп киптереп, базарга алып чыгып сатам.

— Ел саен бакчамның дүрттән бер өлешенә дару үләннәре утыртам, аларны су сибеп тәрбияләп үстерәм. Җыеп киптереп, базарга алып чыгып сатам. Ярты ел элек кенә намазга басып, дин кануннарын өйрәнә башладым. Үстерелгән бакча уңышыннан гошер түләргә кирәклеген дә әле генә белдем. Җыйнап алганнан соң, яшелчәләрнең гошерен бирермен дип торам. Ә дару үләннәреннән гошер тиеш микән? 

Гәүһәрия, Алабуга районы. 

Әлеге сорауга Рәфыйк хәзрәт МИҢНЕӘХМӘТОВ җавап юллады: 
— Хәнәфи мәзһәбе буенча, үстерелгән барлык үсемлекләрнең дә зәкяты, ягъни гошере бирелергә тиеш, диелгән. Динебездә аш-суда, шулай ук өшкереп, язып дәва максатында кулланыла торган зәгъфранның гошере чыгарылырга тиешлеге хакында әйтелә.

Асылда, ризык буларак файдаланыла торган барлык үсемлекләрнең дә, шул ук вакытта дару үләннәренең дә гошер өлеше бирелергә тиеш. Бу очракта, су сибеп үстерелгән булу сәбәпле, базарга сатарга алып чыккан 20 бәйләм үләннең берсен көнендә үк гошер итеп бирергә кирәк.

 

Чыганак: https://vk.com/tamletamak

pixabay.com фотосы
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев