Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Гошер көне: лениногорскилылар гошер сәдакасына кушыла ала

Татарстан Диния нәзарәте башлангычы белән гадәттәгечә гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе башланды.

Шуңа бәйле рәвештә, мөфтият 25 сентябрьне Татарстанда Гошер көне дип игълан итте.

Лениногорск мөхтәсибәтендә әйтүләренчә, алар авылларга дә хәбәр иткәннәр, мөхтәсибәтнең үзендә дә җыячаклар. Бу эшне суыклар башланганчыга кадәр башкарып чыгарга уйлыйлар. Кемнең нинди мөмкинлеге бар, әлеге игелекле гамәлдә катнашса, яхшы булыр иде, диделәр.

ТР Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, Гошер көне Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә. Һәр елдагыча, мөхтәсибәтләрдәге мәчетләр гошер сәдакасы итеп җиләк-җимеш һәм яшелчәләр кабул итә: бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, кабак, суган, алма, слива һәм башкалар. Аннары азык-төлек җыелмаларын аз керемле, мохтаҗ кешеләргә тапшыру оештырылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев