КҮЗ ТИГӘЧ УКЫЛА ТОРГАН ДОГАЛАР
Укырга
"Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
Әгузү бикәлимәтилләһи тәәмма - мин кулли шайтани вә һәәммәһ - вә мин кулли гаайнин ләәммәһ.”
Мәгънәсе:"Мәрхәмәтле вә рәхимле Аллаһ исеме белән башлыймын.
Бөтен шайтаннардан, зәһәрле хайваннардан һәм күзе тигән һәр начар күздән Аллаһы Тәгаләнең кимчелексез һәм тулы кәлимәләренә сыенамын.)
Догага дип учыгызны күтәреп "Фатиха"(Әлхәмд),"Аятел-Көрси","Фәләк" һәм "Нас" сүрәләрен укып,учыгызга өреп баштан аяк очына чаклы тәнегезне сыпырыгыз-үз-үзегезне өшкерүне иртә-кичен башкарсагыз файдалырак булыр.
Үзегез кешеләргә(шулай ук башка җан ияләренә)күз тидерүчән булсагыз:"СөбханАллаһ",-дип карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев