Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Лениногорск мөхтәсибәтенә гошер сәдакасы тапшырырга була

Әгәр сез гошер сәдакасы тапшырырга телисез икән, аны Лениногорск мөхтәсибәтенә китерергә була. Бу хакта "Ислам в Лениногорске" төркеме хәбәр итә.

Гошер — сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең үстергән уңышын җыеп алганнан соң аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт.

Ел саен сентябрьнең соңгы шимбәсе гошер көне дип игълан ителә. Быел бу көн 26 сентябрьгә туры килә.

Димәк, сез гошер сәдаксы тапшырырга уйлагансыз икән, Лениногорск мәчетенә китерә аласыз. Биредә аны мохтаҗларга, мәдрәсәләргә, балалар йортларына тапшырачаклар.

Лениногорск мөхтәсибәте бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, кабак, суган кебек яшелчәләр кабул итә.

 


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев