Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Лениногорскилы Вера Мөдәрисова хаҗда күргәннәре белән уртаклаша (фотолар)

Мәккә-Мәдинә шәһәрләре, изге урын-Кәгъбәтулла, Гарәфә, Мина таулары турында моңа кадәр ишетеп кенә белгән булса, күптән түгел бу җирләрне күреп, анда гыйбадәт кылып кайтты. Килендәшем Вера Григорий кызы Мөдәрисова хаҗ сәфәрендә кичергән  тәэсирләре белән сезнең белән дә уртаклаша.

Ул көнне һич онытасым юк. “Хаҗдан кайтуыма берничә атна узса да, бу хәл, чынлап-та, минем белән булдымы соң, дим. Һаман да ышанып бетә алмыйм, барысы да төштәге кебек булды. Хаҗ кылу-бик олы, авыр  гамәл, аны башкарып чыга алдым, әлхәмдүлилләһ”, - дип сүзен башлады Вера апа.
Пенсиягә чыккач,  язмам герое  динне тирәнтен өйрәнә башлый, намазга баса. Ә Хаҗга бару теләге  аңа  ике ел элек Түбән Камада яшәүче дус кызы белән очрашканнан соң  килә. 
Әлеге шәһәргә баргач, дусты Илһамия аны кунакка дәшә: “Бүген кич хаҗияләрне җыям, сине дә чакырам”, - ди ул. Вера апа башта икеләнеп кала. “Миңа анда кызык булмас, аннан мин намазда да түгел”, -дип бармаска уйлый, әмма алай да якын дустының сүзен аяк астына салмый. 
-Ул көнне һич онытасым юк. Изге сәфәрдән кайткан хаҗияләр елый-елый изге урыннар, зәм-зәм суын эчүләре турында сөйли. Корьән, догалар укыдылар, бик матур кич булды. Менә шунда минем  дә алар кебек  дога укыйсым, хаҗга барасым килде, -дип искә ала ул бүген. 
  Кайтып барганда,  юл буе шул хакта уйлана. Тормыш иптәше Рәхимҗан аның ниятен хуплый, берсендә җомга намазыннан кайтып кергәч:
-    Мәчетнең ишегендә “Хатын-кызларга дин сабаклары укытабыз” дигән белдерү күрдем, бәлки, барып карарсың,- дигән хәбәр җиткерә.
Вера апа шул көннән гыйлем дөньясына чума. Сүрәләр ятлый, әкренләп намаз укырга  өйрәнә. Хәзер дә ул көз аен көтеп ала, чөнки әле дә мәчеттә укуын дәвам итә.

Сынау буларак кабул иттем. Хаҗга барырга ниятләү дә уйламаганда-көтмәгәндә килеп чыга. Әлеге дә баягы Түбән Камада яшәүче танышлары Әлфия, Мәдинәләрнең  баруын ишеткәч. Ә аларның  беренче тапкыр гына барулары түгел,  Вера  апаның да күңелендәге изге җиргә  бару теләге көчәя. Гаиләсе дә каршы килми, киресенчә, акча табарга ярдәм итә.
Килендәшем  бу озын һәм изге юлга бик ныклап әзерләнде. Шәһәрдәге “Ихлас” мәчетендә Хаҗ алдыннан оештырылучы бер генә дәресне дә калдырмады, дуслары аңа вацап аша да киңәшләрен бирде, файдалы видео-дәресләр җибәрде.  Юлда уңайлы булсын дип, җиңел тукымадан махсус күлмәк  тектерде. Кыскасы,  үзен  физик һәи психологик яктан ныклап әзерләде. Тик сәфәргә чыгарга егерме  көн кала көтелмәгән күңелсезлек  килеп чыкты: юл һәләкәтенә эләкте ул. Шофер каршы яктагы транспортны  күрмичә, ике машина бәрелешә. “Ашыгыч ярдәм” машинасына утыртып алып киткәндә: “Берүк сыну, авыр җәрәхәтләр генә булмасын”, - дип юл буе теләп бара. Бәхетенә, тәнендә бәрелгән эзләр һәм тартылудан кала зыян булмый. 
  Бер атна хастаханәдә ятып  чыккач, сәфәр алдыннан туганнарын җыеп саубуллашты. Хаҗга барыр алдыннан тагын шуны уйларга кирәк: без рәнҗеткән, үпкәләткән кешеләр юкмы? Андыйлар булса, гафу үтенергә кирәк, ди ул. Юлга чыгып киткәндә, сул кулы яхшылап күтәрелми, тезләре яхшылап бөгелми иде. 
-Бөтен ышанычым һәм таянычым Аллаһы Тәгалә иде. Аварияне дә Аллаһының  бер сынавы итеп кабул иттем. Шулай ук туганнар, дуслар, хәтта бер палатада яткан бөтенләй ят кешеләр: “Вера, ниятләгәнсең икән, димәк барачаксың” , - дип ышаныч тудырдылар. Дәвалаган табиб та: “Аякка басачаксың, анда баргач бөтенләй дә савыгачаксың”, - дип, хәерле юллар теләде, - ди ул.
    Алар ике төркем - 47шәр кеше, самолетта дүрт сәгать Казаннан Стамбулга һәм аннан өч сәгать ярым Дубайга очалар. Аннан 34 сәгать  автобуста Мәдинәгә юл алалар. Арада хаҗиләрнең иң олысына 82 яшь, иң яше - 19 яшьлек кыз була.  

Күздән яшь ага. Мәдинәдә өч көн торалар. Анда Әл-Куба мәчетендә намаз укыйлар,  Ухут тавында булалар, сәхәбәләр каберлеген  күрәләр. Мәккәгә кузгалгач, юлда махсус ихрам киемен кияләр. Ә иң  дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе Кәгъбәтулла күренгәнче тәлбия әйтеп бару, ди.
- Изге урыннарга аяк  басуга, үзеңне башка дөньяда итеп хис итәсең, бу җирдә – сәдака дөньясы. Хаҗиләргә бушлай сок, су, чәйгә тәм-томнар тарату дисеңме? Берсендә, күреп алып, их, шушы коктельны авыз итәсе иде дип уйларга өлгермәдек, каршыбызга утыз яшьләр тирәсендәге бер егет поднос белән алып чыгып шул коктельне тәкъдим итте. Без күпме түләргә, дип акча күрсәтәбез. Ул башы белән кагып, бушлай дип аңлатты. Үзебез белән алып килгән ризыкларга кагылмадык та диярлек, суыткычларбыз һәрвакыт тулы торды, ашау-эчугә бер тилмермәдек. Безне кунакханәдә дә гел сыйлап тордылар, китәр алдыннан зур һәм татлы торттан авыз иттерделәр.  Анда халык бер-берсенә карата итәгатьле, игътибарлы. Барысы да оешкан төстә үтте, - дип,  исе китеп сөйли Вера апа.
Кунакханәгә урнашып, бераз ял иткәч, халык Аллаһыны зурлау, дога кылу өчен  Кәгъбәтуллага-гомрә кылырга китә. Дүрт катлы, олы  корылманың беренче катында гыйбадәт кылу  насыйп була.
-    Кәгъбәтулланы әйләнгәнне оныта алмыйм.  Андагы кичерешләрне, халәтне һич аңлата торган түгел. Син үзеңне Аллаһы Тәгаләгә кунакка килгән итеп тоясың. Мондый бәхет барысына да бирелми, син меңнәр  арасыннан  сайланып алынган Аллаһының  бәндәсе дип уйлыйсың. Миллионлаган кеше булып та, бернинди этеш-төртеш юк. Ялгыш кына да авырткан кулбашыма кагылып китүче булмады, - ди Вера апа.

Үзем күрмәсәм, ышанмас идем. Тиешле шартларны үтәгәч, Зөлхиҗә аеның тугызынчы көнендә  бөтен хаҗиләр дә Гәрәфә тавына  гыйбадәт кылырга җыелган. Алты сәгать  Аллаһы Тәгаләгә догалар белән мөрәҗәгать иткәннәр Хаҗның төп шартларның берсе дә  -  Гарәфә тавында булу, Аллаһыдан ярлыкау сорау.  Шул көнне  үк сәер хәлгә дә тап булалар: күктә болытлар белән гарәпчә “Аллаһ” сүзе язылуын күрәләр.
-    Үзем күрмәсәм, ышанмас та идем. Күктә ап-ачык “Аллаһ”  сүзе балкыды. Гаҗәеп матур һәм дулкынландыргыч булды ул. Дөрес, һавада озак тормады,  барысы  күреп тә өлгермәде. Ә күргәннәр бу хикмәтне төрлечә юрады: кемдер Раббыбызның үзен янәшәдә дип белдерүе, икенче берәүләр догаларыбыз кабул булды, дип юрады, - ди. 
  Аннан соң  Мөздәлифәгә  бару. Монда һәркем үзенә урын табып, шунда кунарга тиеш булган. Шунда алар шайтанга таш ату өчен борчактан зуррак, фасольдан кечерәк ташларны җыя. Аларның  саны 49дан ким булмаска тиеш, дип аңлатты Вера апа.
    Минада вакытта, ә алар анда биш  көн яшиләр,  Аллаһы Тәгалә Вера апаны кабат сыный. Яңа гына кайнап чыккан  суга  аягы пешә.  Аягы кабарып чыкса да, ул носки һәм аяк киемен киеп, 3 көн буе сигез километр  чакрым үтеп,  таш ату йоласын башкара. 
Минада яшәгәндә коточкыч давыл чыга. Хаҗилар барысы бергә догалар укыгач, кинәт җил юкка чыга.
Һәрдаим Аллаһының барлыгын тойдык. Ул безгә үзенең көчен, кодрәтен күрсәткәндер дип уйладык, - ди.
Самолетта кайтып барганда да  бик сәер хәлгә юлыкканнар. Тиешле вакытта очкычлары  төшеп утыра алмыйча, диңгез өстендә шактый гына торган.
- Шулвакытта без бик курыктык. Тәрәзәдә дә томан, бер  әйбер күренми, ә самолет һаман да җиргә төшми. Шулвакыт барчабыз да кычкырып дога укый башладык. Ни хикмәт, берничә минуттан болытлар таралды һәм без  җиргә төштек. 
 - Изге сәфәрдә Аллаһы Тәгалә үзе җиңеллек бирде. Эссегә дә түздем, башым да авыртмады, тәнем дә сызланмады. Аллага шөкер, ниятемә ирештем, кылган Хаҗыбыз кабул булсын, дип телим. Киләчәктә   барлык якын кешеләремә дә бу изге гамәлне башкарырга, тормыш иптәшем белән бергәләп  барырга насыйп булсын дип теләдем, -ди.

Хаҗия кичерешләрен Зилә Мөдәррисова язып алды.

фото: Вера Мөдәрисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев