Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Мөселманнарга затлы туннар кияргә ярыймы?

Мөселманнарга затлы туннар кияргә ярыймы? Бер күренекле рус язучысы: “Кешедә бар да – йөзе дә, өс киеме дә, күңеле дә гүзәл булырга тиеш”, – дигән. Матурлык индустриясе кызу темплар белән алга атлаганда бу гыйбарә ни дәрәҗәдә актуаль соң?

Хәзер бит кешенең йөзенә карап табигый кыяфәтен һич чамалап булмый – укол-препаратлар, крем-мазарлар үз эшен оста башкара. Болар хакында “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән сөйләштек.

– Нурулла хәзрәт, бөтен кеше тышкы яктан матур булып күренергә тырыша, моның өчен ниләр генә эшләмиләр: тырнак, каш ясалган, ирен кабартылган, чәч үстерелгән. Ни өчен без эчке дөньябызны онытып, тышкы кыяфәт белән яши башладык?

– Матурлыкка омтылу белән кешенең дөньяга карашы үзгәрә. Ә дөнья – ялтыравык. Аңа табынган саен, байлык, акча матур булып күренә башлый. Ялгышмасам, Германиядәге музейларның берсендә тизәктән ясалган экспонат куелган. Бирегә кергән һәркем сәнгать үрнәге дип аңа карап соклана. Ягъни кеше тизәккә омтыла булып чыга, ул аңа ошый. Ә тизәк – нәҗес, аннан арынырга кирәк. Дин буенча аңа хәтта карарга да киңәш ителми. Ә монда күргәзмәгә куйганнар! Кеше дин белән яшәсә, рухи байлыкка тартылса, башка яктан үсәргә тырышыр, аның өчен матурлык мохтаҗларга ярдәм итү, теләсә кайда чүп ташламау һ.б. булыр иде. Икенчедән, матурлыкка омтылу бозыклык, фәхешлек белән дә бәйле. Ә боларның чиге юк.

– Дин буенча матурлык нәрсә ул?

– Табигый матурлык. “Аллаһы Тәгалә матур һәм матурлыкны ярата”, – диелә Коръәни Кәримдә. Мөселманга хәтта иске, хәерче киемнән йөрергә дә ярамый. Акчасы булса, яхшы итеп киенергә тиеш. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Аллаһы Тәгалә кешегә байлык бирә икән, Ул аны аңарда күрергә тели”, – ди. Бу Аллаһы Тәгаләгә шөкер кылу өчен кирәк. Үзенә кулланмаса: “Йа Раббым, күпме байлык бирәсең, шуның бер рәхәтен күргәнем юк”, – дип әйтсә, бу имансызлыкка китерә. Шуңа да акчаңны үзеңә дә тотарга, башкаларга да ярдәм итәргә кирәк. Дин безгә табигый матурлыкны саклау өчен дә хаҗәт. Әйтик, ирләргә ефәк кию, алтын тагу рөхсәт ителми. Шул рәвешле ирләрнең табигыйлеген саклыйбыз, бу аларны мактанчык, тәкәббер итми. Дин буенча хатын-кыз яулык бәйләргә бурычлы, чалбардан йөрергә тиеш түгел. Чөнки күлмәк кигәндә эре итеп атлый алмый, йөреше үзгәрә, нәфисләнә.

Динебездә күп ашамаска, өстәл яныннан бераз туяр-туймас китәргә киңәш ителә, бу буй-сынны саклау өчен зарур. Динебез косметика куллануны да тыя. Бизәнеп йөргәндә тәһарәт дөрес булмый. Әйе, хатын өйдә ире өчен бизәнә ала. Ә инде бизәнеп урамга чыксаң, башка кешенең игътибарын җәлеп итү санала. Ислам дине буенча кашны йолку да рөхсәт ителми. Кашның, йөзнең формасын үзгәрткәндә, биткә карап кешенең холкын чамалап булмый. Ә бу бик мөһим. Коръәни Кәримдә Аллаһның фитрасы, ягъни табигый матурлыгы үзгәртелергә тиеш түгел, диелә.

– Маникюр ясатырга ярамыймы?

– Тырнак үстерү дөрес түгел, сөннәт буенча без аны кисеп торырга тиеш. Тырнак үстергәч, ерткычка әйләнәбез. Ә хайваннарга тырнак һөҗүм иткәндә ябышу өчен кирәк. Әйткәнемчә, буялган тырнак белән алынган тәһарәт дөрес булмый.

– Ул чагында мөселман туташларының бизәнеп йөрүен ничек аңлатасыз?

– Моңа аңлатма юк, алар динне белмиләр, җиренә җиткереп үтәмиләр, димәк. Яулык бәйләп, гаурәтен каплап, хатын-кыз үзен чит ирләр күзеннән саклый. Бизәнеп, киресенчә, аларны карата. Гүзәл затларга урамга хәтта ислемай сөртеп чыгу да тыела.

– Җыерчыкка каршы укол кадатырга яки иренне кабартырга рөхсәтме?

– Әйткәнемчә, табигый йөзне үзгәртү тыела. Җыерчыкка каршы крем сөртү, укол ясату мөмкин. Ә инде иренне кабарту, йөзнең формасын үзгәртү тыела. Кимчелек булып, аны медицина ягыннан төзәтергә генә ярый.

– Мөселманнарга затлы мехлы туннар кию рөхсәтме? Кайбер мөселманнар аларны нәҗес, ди.

– Акчаң булса, кияргә мөмкин. Мех эшкәртелгән чимал, нәҗес саналмый. Иң мөһиме – синнән тәкәббер ясамасын, гыйбадәтләрне үтәргә комачауламасын. Шәхсән үзем кыйммәтле аяк киеме кияргә яратмыйм, чөнки аны саклап йөрергә туры киләчәк. Берәрсенең машинасы белән сазда батканын күрсәң дә, ярдәм итә алмаячаксың, аяк киеме буяла дип басып торачаксың. Ягъни дини яктан савап эшләргә комачаулый торган әйберләр бар һәм аларны белү хәерле.

https://akcharlak.com/

 

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=29866

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев