Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ДИН ҺӘМ ТОРМЫШ

Нәзарәттә Татарстанда җитештерелгән хәләл коры ризык җыелмасы тәкъдим ителде

Бу коры хәләл ризык җыелмасының гомуми энергетик кыйммәте 5920 ккал һәм аның яраклылык вакыты — 5 ай.

Нәзарәттә Татарстанда җитештерелгән коры хәләл ризык җыелмалары тәкъдим ителде.

Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, «Зәкят» хәйрия фонды, «ДУМ РТ Хаҗ» һәм яшьләр бүлеге җитәкчеләре катнашты, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Мөфтиятнең структур бүлек җитәкчеләренә азык-төлекне «Хәләл» индустрия милли ассоциациясе башкарма директоры Радик Гафуров тәкъдим итте. Кунак хәзрәтләргә «Безнең Татарстан» хәләл азык-төлек рационы җыелмасын күрсәтте.

«Безнең Татарстан» хәләл азык-төлек җыелмасына керә торган барлык продуктлар Татарстан районнарында җитештерелде һәм Казанда тартмаларга тутырылды.

Ризык җыелмасы эченә галета, сыер итеннән тушенка, сыер ите белән карабодай боткасы, сыер ите белән дөге боткасы, бавыр паштеты, казылык, каклаган каз, миндаль, кипкән җиләк-җимеш, бал һәм йөземле ярма, чәк-чәк, чәй керә. Әлеге азык-төлек Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты тарафыннан сертификацияләнгән.

Бу коры хәләл ризык җыелмасының гомуми энергетик кыйммәте 5920 ккал һәм аның яраклылык вакыты — 5 ай. Җыелманы тәкъдим итүченең сүзләренә караганда, әлеге ашамлыклар балыкчылар, аучылар өчен, шулай ук походка чыгу, туризм белән мавыгучылар өчен файдалы булачак. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә җитештерүче аена 30 мең коры паек эшләп чыгарырга сәләтле. 

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев