Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Алмаз Мирзаянов кияү мунчасында кичергән хисләре белән уртаклашты

25 августта танылган җырчы, шоумен Алмаз Мирзаянов никах укыткан дип хәбәр иткән идек. Кәләш - яшь җырчы Зөлфирә Шәйдуллина. Яшьләр туйны икенче елга калдырырга ниятли икән. Быел Зөлфирәнең әтисе вафат булган, шуңа күрә кичектерергә уйлаганнар.

 

 Кияү белән кәләш никахлашу көне уңаеннан котлаулар кабул итәргә дә, ә Алмаз исә йола буенча «кияү мунчасы» керергә дә өлгергән.

Хис-кичешерешләре белән ул үзе уртаклаша. «Котлауларыгыз өчен мең рәхмәт. Мунча кереп чыктык. Кызык», – ди ул.

«Мине дә шул «кияү мунчасы» дигән нәрсә кызыктыра. Шуның өчен генә булса да өйләнергә стоитмы соң, Алмаз?» – дип сорый аннан җырчы Фәрит Низамиев. "Әлбәттә, брат, кем әйтмешли, заодно юынып та чыгасың", - дип көлеп җаваплый кияү.

"Беренче фото мунча. Икенче фото нәрсә булыр икән..." - ди тагын бер тамашачы. Аңа җавап итеп Алмаз: "Мунчада түгел бит, хыялланып утырмагыз инде", дип шаярта.

«Яңа парлар, яңа мунча, яңа хисләр. Ниләр булганын быелгы концертта сойләрсең әле сер итеп кенә», – ди шагыйрә Ләйлә Дәүләтова.

"Әлбәттә, иң кызыгы шул мунча инде!" - дип көлә башкалар да.

Фото: скриншот инстаграм

matbugat.ru

      http://saby-rt.ru/news/estrada/almaz-mirzayanov-kiya-munchasynda-kichergn-khislre-beln-urtaklashty 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X