Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Бәширә Насыйрова ханнар нәселеннән

Җырчы Бәширә Насыйрова эстрадага көтмәгәндә үзенең моңлы тавышы белән килеп керде, ләкин аның ханнар нәселеннән булуын белүче аздыр.

Унсигезенче гасырда Әлмәткә нигез салучы Әлмөхәммәт Бикчурин Бәширә Насыйрованың җиденче буын бабасы икән. Шәҗәрәләре Бикчурин хан нәселенә барып тоташа. Бу буын кешеләре бүгенге көндә дә күп, шулай ук Бикчурин фамилиясен йөртүчеләр дә хәйран. Алар арасында мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддин, мәгърифәтче язучы Батырша, аның укытучысы Габдрахман әл-Тугайсани шулай ук Бикчуриннар нәселеннән, Бәширә Насыйрова җиденче буын вәкиле булып чыга. Димәк, ул ханнар нәселеннән булып чыга инде. Бу хакта Әлмәт халкы бик яхшы белә икән, Бикчуриннар нәселе турында төрле китаплар да бастырып чыгарганнар.

Бәширә Насыйрованың бабалары дин әһелләре булган, шәкертләр укытканнар. Бүгенге көндә туганнары арасында педагоглар күп, педагоглар династиясе дип әйтергә була. Бәширә Насыйрованың әтисе дә укытучы булган, аны авылга укытучы итеп җибәргәч, ул анда бер кызга гашыйк булып шунда төпләнеп калган. Аларның танышу тарихы да кызыклы булган. Әтисе укытучы булып килгән авылда җыеннар уза торган булган, шунда ул мандолинада уйнап баритон тавышлары белән җырлап җибәргән. Бу җырчы егетне күрүргә бөтен авыл халкы җыелган, Бәширә апаның әнисе дә халык арасында булган, ул җырлаучы егетне бер күрүдән ошаткан, алга таба гаилә корып яши башлаганнар.

 

Автор: Г.Хәлиуллина

http://sahne.ru

Фото: http://sahne.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев