Заман сулышы

Данир Сабиров башкортлардан нәрсә өчен гафу үтенде?

Юмор остасы, җырчы һәм көлкеле пародияләр ясаучы Данир Сабиров Башкортлар алдында гафу үтенде.

Күптән түгел артист башкортча биюгә пародия ясавы аркасында башкорт корылтаеннан шелтә алды. Корылтай моны "башкорт халкының күңеленә төкерү", халык хисләрен мыскыл итү дип атады һәм Сабировның чыгышларына цензура ясауны, Башкортстанда аның концертларын 2019 елның ахырында кадәр тыюны таләп итте.

Данир Сабиров башкорт халкы алдында берничә мәртәбә гафу үтенде. Ул башкорт королаена рәсми хат юллады, һәм инстаграмы аша аны кичерүләрен сорады.

"Үзем дә теләмәстән, үпкәләткән булсам, мин иң беренче Аллаһ Тәгаләдән мине гафу итүен сорыйм һәм сездән дә гафу үтенәм. Ниятем кешеләрнең, халыкларның араларын бозу, кимсетү түгел иде. Бары тик бу җиңел булмаган чорда күңелләрегезне күтәрергә тырышу иде. Аллаһы Тәгалә насыйп итсен безгә дус, тату, матур итеп яшәргә. Амин!" - дип язган Сабиров үзенең постында.

Шулай ук Данир Сабированың Башкортстанда кайбер концертлары кичектерелүе дә билгеле.+  

Реклама

Мондый шикаятьләр һәм халкның канәгатьсезлеге беренче мәртәбә түгел инде. Былтыр стенд-ап жанрында иҗат итүче Руслан Белыйның Салават Юлаев турынлагы сүзләре Башкортстанда шау-шу чыгарды. Ул Уфадагы чыгышында милли каһарманны бандит һәм юлбасар дип атады. Үз сүләре өчен Белый гафу да үтенмәгән иде.    

Башкорт халкының үз телен, мәдәниятын шул рәвешле яклавы бик күркәм күренеш, ләкин "үпкәләү" модасы артыннан ияреп, чүптән дә  артыгын җибәрмәскә иде.   

 Идел    

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=25111

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: