Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Данир Сабиров: «Идеаль ир булу өчен янәшәдә идеаль хатын кирәк»

Ул күпкырлы эстрада артисты. Пародист, нәфис сүз остасы, җырчы, биюче, шоумен, гомумән, талантлы кеше, үрнәк гаилә башлыгы.

Хатынына тугры мәхәббәте, кызларына булган яратуы аны түгәрәк бәхетле итә кебек. Бездә кунакта – Татарстанның атказанган артисты Данир САБИРОВ. 

 

Данир, бүгенге эстрада артисты нинди ул? 

– Эстрада бик төрле ул бүген. Бар популяр җырчылар. Минем жанр башкачарак. Үземне җырчы дип санамыйм. Әмма җырлаштыргалыйм, чөнки җырларга яратам. Концертлар да җырсыз булмый. «Күбрәк җырла әле», диюче тамашачыларым да шактый. Курыкмыйча әйтә алам: хит булган җырларым да бар. Кемнәрдер мине сүз остасы буларак кабул итә. Пародия жанрын яратам, миниатюрада да эшлибез һәм, әлбәттә, хореография... Бүген сәхнә тотарга теләгән артист төрле юнәлештә эшләргә тиештер шулай. 

Хәзер артистларга, бигрәк тә җырчыларга авырга туры килә. Алар тамаша-чыларны үзенә каратып торудан битәр, социаль челтәрләрдә язылучыларны да тотып торырга мәҗбүр. Социаль челтәрләрдә сез гаилә белән эшлисез. 

– Берни эшләп булмый – замана таләп итә. Артта каласың килмәсә, яраклашырга кирәк. Киләчәк тамашачыларыбыз Тик-Токта утыра. Ә минем иң зур теләгем – яшьләрне җәлеп итү. Социаль челтәрләрдә булу кирәк. Сине мактамыйлар яки хурламыйлар, искә төшермиләр икән, димәк, беркемгә кирәкмисең дигән сүз

Идеаль ир нинди булырга тиеш соң? 

– Идеаль ир булыр өчен хатының да сиңа яраклашырга тиештер. Гаилә ул – индивидуаль. Шуңа да аны башка гаилә белән чагыштыру урынсыз. Хатын бөтен нәрсәне белергә тиеш түгел, диючеләр дә бар. Әмма безнең хәтта телефон парольләребез дә уртак, гәрчә бер-беребезне тикшермәсәк тә. Кайткач, бер-беребезгә һәр адымыбызны сөйләп чыгабыз. Шулай күнегелгән, шулай рәхәт безгә. Ихлас булсаң гына гаиләдә идеаль мөнәсәбәтләр була. Шәхсән мин шулай уйлыйм. Миләүшә янымда булмаса, чыгырымнан чыга башлыйм, ул җитми. Һәрвакыт кирәк ул миңа. 

Артист булмасаң, кем булыр идең? 

– Спорт буенча китәр идем. Көрәшче егет идем. Мактанырлык дәрәҗәгә дә ирешкәнем бар. «Татарстан яшьләре» газетасы үткәргән республика ярышларында чемпион булдым. 

Тулысы белән: http://syuyumbike.ru/ сайтында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев