Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Дилә Нигъмәтуллина "Миләшләрем" җыры буенча суд эшенә аңлатма бирде

Татар эстрадасы җырчысы Дилә Нигъмәтуллина "Миләшләрем" җыры буенча суд эшләренә ачыклык кертте.

 

Исегезгә төшерәбез,  Дилә Нигъмәтуллина "Миләшләрем" җырына авторлык хокуклары булмау сәбәпле, аны җырлый алмый. Ул гына да түгел. Хәзерге вакытта ул судлашып та йөри, дип хәбәр биргән идек.

2014 елда Дилә Нигъмәтуллина Зөфәр Хәйретдиновтан җырны җырларга рөхсәт алып, аранжировка эшләп җырлый башлаган. Җыр РАО теркәлгән, әмма бернинди дә килешүләр төзелмәгән.

Дилә Нигъмәтуллина "Миләшләрем"не үз җыры буларак түгел, ә татар халкының ретро җыры буларак кабул иткәнен һәм башкарганын ассызыклады.

Бу җырның авторлык хокукларын җырчы Лэйна тулысынча сатып алган. Җырчының продюсеры Дилә Нигъмәтуллинага берничә кисәтү ясап та җырны башкаруны дәвам итү буенча шелтә белдергән. Әмма Дилә бернинди дә кисәтү алмаганын әйтә.

Дилә Нигъмәтуллинага судка биргән кешеләрдә җырны башкару буенча дәлилләр бар. Җырчы видео яки аудио язмаларның күптәннән яздырылган булуын искәртеп уза.

"Бу ситуациядә бердәнбер сәбәп - ул акча эшләү. Кешегә хәзер шул гына кирәк. Мораль, этика дигән төшенчәләр читтә калды. Кызганыч, монда татар җырын үстерү, тарату турында сүз дә бармый", - дип саный җырчы.

https://tnv.ru/tat

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев