Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Дилә Нигъмәтуллина законлы хатын булачак

Җырчы икенче ире белән дүрт ел яшәгәннән соң ЗАГСка барырга булган.

 

Дилә Нигъмәтуллина икенче ире белән никахларын законлы рәвештә теркәү өчен ЗАГСка гариза биргәннәр. Бу хакта җырчы инстаграмга сторис куйган.

«Сезнең белән тагын бер яңалыкны бүлешәсем килә. Без законлы рәвештә никабызны теркәргә булдык. Шундый хәлләр. Законлы хатын булачакмын! Минем өчен паспорттагы мөһер ул кадәр мөһим түгел, әмма барыбер дулкынландыргыч», — дип язган җырчы.

«Бу адымга алдан әзерләнмәдек, барысы да уйламаганда булды. Дәүләт хезмәтләре порталын карап утыра идем. ЗАГСка гариза язу бирү бүлегенә кереп чыгарга булдым. Аннары скриншот ясап иремә җибәрдем. Ә ул „әйдә“ диде, ә мин „чынлапмы“, дидем», — дип сөйләде артист.

Дилә Нигъмәтуллина ире Илсур белән дүрт ел бергә яши. Җырчы ЗАГСка барасы көнне әлегә сер итеп саклый.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/social/30-10-2021/dil-nig-m-tullina-zakonly-hatyn-bulachak-5842190
 

http://sarman-rt.ru/news/shou-biznes/dil-nigmtullina-zakonly-khatyn-bulachak

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев