Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Фирдүс Тямаев: "Миңа пиар кирәкми. Концерт куясым килә"

Җырчының Уфа концерты күчерелгән

 

Фирдүс Тямаевның 25 апрельдә Уфада булачак концерты күчерелә.

«Уфа, гафу үтенәм. 25 апрельдә концерт булмый. Бүген шундый хәбәр килде. Алай гына да түгел, октябрьгә кадәр Тямаевны Башкортстанга кертмәскә диеп әйтелде! Моңа кадәр директор белән килешенгән, рекламалар бирелгән иде. 25 апрельдә буласы концертка тәки аяк чалдылар. Ай ярым билетлар сатылды, ярты зал тулды. Бүген сатуны туктаттылар! Ул көнне үзләренең чаралары булырга тиеш икән.

Ярар, дуслар, кәефләрне төшермибез. Рөхсәт биргәч, килербез әле, бер елданмы, ике елданмы! Гади артистлар белән булышып яткан җитәкчеләргә башка сүзем юк. Молодцы!

Башкортстанда яшәүче тамашачыма зур рәхмәт! Баш иям сезнең алдыгызда! Хөрмәт итәм, яратам. Сезне сагынып, мин юләр Тямаегыз.

Миңа пиар кирәкми! Минем халыкка концерт куясым килә и все!» — ди яза җырчы Инстаграм битендә.

 

ЧЫГАНАК

 http://agryz-rt.ru/news/trda-milli-proektlar/firds-tyamaev-mia-piar-kirkmi-kontsert-kuyasym-kil

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев