Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Фирдүс Тямаев операциядән соң: «Аллага шөкер, менә хәзер җырлыйбыз»

Фирдүс Тямаев операция ясатырга чит илгә киткән иде. Аның әлеге яңалыгын тамашачылары бик борчылып кабул итте.

 

Популяр җырчылар туган авылларында милли бәйрәм оештыруны матур гадәткә керткән иде. Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев та Нурлатта иҗатташ дуслары белән матур бәйрәм үткәреп килде. Тик быел үткәрә алмады. «ВТга ул бу хакта болай дигән иде:

– Яңа сезонга үземне “ремонтлыйсы” бар әле. Сабантуй үткәрермен дигән идем, бу уйдан баш тартырга туры килде. Германиягә барып операция ясатам. Бар да яхшы булыр, Алла теләсә. Чакырган җирләргә барам, чыгыш ясыйм, әмма үзем оештырмыйм.

Ниһаять, җырчыга  опреация булган. Бу хакта Фирдүс инстаграмда үзе хәбәр итте.

— Аллага шөкер, менә хәзер җырлыйбыз, — дигән ул.

Язылучылары аңа сәламәтлек теләп бик күп комментарийлар калдырганнар. Без дә Фирдүскә исән-имин аякка басуын теләп калабыз.

Ватаным Татарстан

Фото: instagram.com

http://baltaci.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев