Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Гөлназ Асаева: «Әкият тәмам…»

Җырчы Гөлназ Асаева инстадусларын борчуга салган.

Инстачылар җырчы Гөлназ Асаева ире Вилли белән аерылышкан дип фаразлый. Гөлназ Вилли белән төшкән аклы-каралы фото урнаштырып: «Әкият тәмам», — дип язып куйгач, шундый эчтәлектәге комментарийлар яуган.

«Авырлы булуыгыз турында сөйләп туйдык, хәзер аерылышу турында башлыйбызмы?»

«Кино беттедәмени?»;

«Аерылышканнар! Кызганыч, Элвин Грей өйләнде шул инде»;

«Әй, Гөлназкаем, ул яралы йөрәкләр гаилә тормышында мең була. Бер-береңә юл куйсаң, бераз сукыр, саңгырау булсаң, яшисең. Барысы да әйбәт булыр», — дип юатканнар Гөлназны.

Ә чынлыкта, җырчы инстаграмга Вилли белән танышу һәм кавышу турындагы постлар урнаштырып барды. Алдагы көнне ул анда Вилли белән әнисен ничек таныштырганы, әнисенең булачак кияүне ошатмавы турында язды. Әмма Гөлназ мәхәббәтен яклап, бик нык торган һәм Виили артыннан Казанга китеп барган. «Никахка ике ай кала без Вилли белән бергә яши һәм эшли башладык. Челтәрле бизнеста зур уңышларга ирештек», — дип сөйли ул. 

Ахыр чиктә, кияүнең максатларына ирешә торган кеше булуын күреп, Гөлназның әти-әнисе никахка хәер-фатихасын биргән. Шуның белән «Гөлназ-Вилли әкияте» тәмамланган.

 

ЧЫГАНАК

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев