Заман сулышы

Илгәрәй гаиләсендә кайгы

Илгәрәйнең әтисе үлгән: «Синсез ничек яшәрбез, күз алдына да китерә алмыйм!» ди ул.

Якшәмбе иртәсе кайгылы хәбәр белән башланып китте. Татар эстрадасының популяр җырчысы, «Мәйдан» телеканалы алып баручысы Илгәрәйнең әтисе Рәхимулла абый якты дөньядан киткән.

Бу хәбәрне җырчы үзенең инстаграмында хәбәр итте. “Әти, әтием, урының җәннәттә булсын! Син безнең өчен үрнәк кеше булдың! Синсез ничек яшәрбез, күз алдына да китерә алмыйбыз! Гел хәлләремне белеп тора идең! “Улым, ничек хәлләрең, улым, концертың ничек узды, халык күп җыелдымы?” дип сораша идең. Сүз бирәм, әтием, бүгенге көнгә кадәр кызыллык китермәдек, алга таба да кызыллык китермәбез! Авыр туфракларың җиңел булсын, әтием!!!!” – дип яза Илгәрәй әтисе белән төшкән фото астында.

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=27322

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: