Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Ләйсән Гимаеваны начар җырлауда гаеплиләр

Кичә кич Ләйсән Гимаева үзенең инстаграм аккаунтыда мөлаем бер фото урнаштырды. Шул фото астындагы негатив комментарийга игътибар иттек, берсе «Сиңа атказанган исеме алырга әле, голос не тот», ‒ дигән мәгънәле комментарий калдырган иде.

Ләйсән аны алып аткан ахры, хәзер ул юк. Ләйсәннең тугры язылучылары аны якладылар, мәсәлән, шундый комментарий бар: «Голос именно тот, дияр идем мин. Ләйсән, сезнең җырларыгыз, иҗатыгыз күп темаларны үз эченә алган, йөрәккә үтеп керә торган, бик матур җырлар! «Рәхмәтем чиксез, әни» җыры күңелгә иң якыны! Иҗади уңышлар, гаилә бәхете сезгә!». Ләйсән Гимаеваны тамашачы яратып тыңлый, җырлары, тавышы матур.

Көнчелекле комментарийлар өчен генә кәефен төшмәсен, Ләйсән. Һәркемгә дә ярап бетеп булмый инде ул. Безне үзеңнең җырларың белән сөендереп тор.

 

Автор: Гөлшат Хәлиуллина

Фото: @leisan_gimaeva_official

ЧЫГАНАК: http://sahne.ru/kheberler/8454.html

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X