Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

«МакSим исән калса, бу могҗиза булачак!..»

Җырчы МакSимның хәле тагын да начарайган.

 

Мәгълүм булуынча, җырчы коронавирус белән каты авырый. Күптән түгел табиблар аны ясалма комага җибәргән иде. Әлеге вакытта 38 яшьлек артистканың бөтен организмының интоксикациясе башланган һәм кандагы сатурация түбән, үпкәләрнең 80 проценттан артыгы зарарланган.

Шулай ук, МакSимның коронавирус йоктырган тән сакчысы белән элемтәгә керүе ачыкланган. Аның туганнары белдерүенчә, иң башта өйдә үзе дәваланган, аннан соң  хәле начарайгач, табибларны чакырткан.

Артистканың хәле бик авыр булып кала. Табиблар фикеренчә, әгәр җырчы исән калса, бу могҗиза булачак.

Артист өчен аның җанатарлары бик тә кайгыра. Алар, җырчыга багышлап, Интернет челтәрендә #МакSимживи дигән флешмоб оештырган

Чыганак: Кызыл таң

Фото: Рен-тв сайтыннан

 http://www.sahne.ru/news/xeberler/maksim-isn-kalsa-bu-mogiza-bulachak

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев