Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Ришат Төхвәтуллин: "Башта каршы идем...."

Моңа кадәр сәхнәдә бер урында гына басып, моңлы җырларын сузган Ришат Төхвәтуллин соңгы арада чыгышларын биюләр белән тулыландыра башлады.

Бу заман таләбеме, Ришатның үзенә ошыймы, бу хакта "Татар тудей" җырчының үзеннән белешкән.
"Үземнең иҗади карьерам башында мин сәхнәдә биюгә, сөйләүгә каршы идем. Җырларга гына теләдем, өстәвенә, лирик һәм халык җырларын гына. Тик минем директорым: “Сәхнәгә чыккансың икән, барысын да эшли белергә кирәк”, дип аңлатты. Башта концертларда бераз сөйли башласам, соңгы 2-3 елда биюләр дә кушабыз. Хәзер миңа бу ошый.
Безнеке кебек хореограф белән өйрәнү авыр түгел. Маргарита Камилевна - бик талантлы һәм креатив кеше, аңа карап биисе һәм матур хәрәкәтләр ясыйсы килә. Авырлыклар булмады, чөнки студент вакытта Октябрьский музыка училищесында без фольклор ансамбльдә чыгыш ясадык.
Шунысы гаҗәп: бу тамашачыларга да ошый. Сирәк кенә “Бик килешеп бетми», дип язалар язуын, әмма мин камилләшү өчен үз өстемдә эшләячәкмен. Һәр бию урынлы булырга һәм сәхнәдә башкарылган җыр белән туры килергә тиеш. Чыгыш вакытында сикереп, йөгереп йөрү дөрес түгел дип саныйм!", дигән җырчы.

чыганак:http://kiziltan.ru

Фото: HahLife

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев