Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
эстрада

Ришат Төхвәтуллин «Голос»ка җыена?!

Ришат Төхвәтуллин үзенең инстаграмында кызыклы видео урнаштырды. Астына «Ничек улыйсыз, чыннан да борылырлар микән», дип язып куйган.

Видеода Ришат үзенең «Аккошлар» җырын башкара, ә «Голос» тапшыруының жюри әгъзалары Пелагея, Дима Билан һәм Александр Градский күзләренә яшь тулган кыяфәттә аны тыңлап утыралар. Бу видеоның монтаж икәне аңлашыла, ләкин Ришатның нәрсәгә ишарә итүен белмибез. Аның жюри әгъзалары тарафыннан бәяләнәсе киләме, «Голос»ка барып карыйсы киләме?! Комментарийларда Ришатның тавышын мактап туя алмыйлар, «Син анда барсаң, һичшиксез барысы да борылачак», дип язалар. Ришатка шелтә белдерүчеләр дә бар, чөнки видеода ул жюриларны үзен сайлаган итеп ясамаган. «Ришат хәзер инде профессиональ җырчы, анда барырга ярамыйдыр аңа», дип язучылар да очрый.

Автор: Г.Хәлиуллина

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев